Барлык яңалыклар
Көнүзәк
31 Май 2018, 17:05

Сезне 3 июньдә көтәбез!

Алдан тавыш бирүдә Башкортстанда яшәүче һәркем үзенең кемне яклавын белдерә ала. Моның өчен 3 июньдә сайлау участокларының берсенә килергә генә кирәк.

Алдан тавыш бирүдә Башкортстанда яшәүче һәркем үзенең кемне яклавын белдерә ала. Моның өчен 3 июньдә сайлау участокларының берсенә килергә генә кирәк. Участоклар һәм кандидатлар исемлеге белән pg.er.ru сайтында таныша аласыз.
Дебатлардан күренүенчә, алдан тавыш бирүдә катнашучылар – дөньяга карашлары, мавыгулары һәм максатлары белән аерылып торган төрле яшьтәге кешеләр. Әгәр кайсы да булса кандидатның программа һәм максатлары сезнең республика нинди юнәлештә үсәргә тиеш дигән күзаллауларыгыз белән туры килә икән, сез аның файдасына тавыш бирә аласыз. Алдан тавыш бирүдә җиңгән кандидатлар ил һәм республиканың иң зур партиясеннән Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтайга сайлауларда катнашачак. Димәк, гомум идея һәм проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге алачаклар.
Халык өчен кайсы кандидат яхшырак һәм кайсысының проектлары файдалырак икәнен сезгә хәл итәсе.
3 июньдә алдан тавыш бирү участокларына рәхим итегез!
Читайте нас: