Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 Май 2018, 13:05

Юрганны озынайту мөмкинлегебез җитәрлек

Республика бюджетында керем һәм чыгымнар нисбәтенә ирешү авырмы? Тәүдә бюджет дефициты яисә профициты турында. Беренче очракта казна чыгымнары керемнәрдән арта, ниндидер тармаклар бурычка алынган акча исәбенә финанслана. Профицит, киресенчә, керемнәрнең артыграк булуын аңлата. Икътисади өзеклек чорында, белгечләр фикеренчә, дефицитсыз бюджетка ирешү авыр, аерым төбәкләрдә исә мөмкин дә түгел. Ләкин икътисади үсеш чикләнгән шартларда федераль үзәк тарафыннан катгый бюджет сәясәте алып барылганда, халык мәкалендәгечә, юрганга карап аяк сузарга мәҗбүрбез.

Республика бюджетында керем һәм чыгымнар нисбәтенә ирешү авырмы?
Тәүдә бюджет дефициты яисә профициты турында. Беренче очракта казна чыгымнары керемнәрдән арта, ниндидер тармаклар бурычка алынган акча исәбенә финанслана. Профицит, киресенчә, керемнәрнең артыграк булуын аңлата. Икътисади өзеклек чорында, белгечләр фикеренчә, дефицитсыз бюджетка ирешү авыр, аерым төбәкләрдә исә мөмкин дә түгел. Ләкин икътисади үсеш чикләнгән шартларда федераль үзәк тарафыннан катгый бюджет сәясәте алып барылганда, халык мәкалендәгечә, юрганга карап аяк сузарга мәҗбүрбез.
Безнең республиканы соңгы елларда бюджет дисциплинасы (керем һәм чыгымнар нисбәтен саклау) мәсьәләсендә күпләргә үрнәк итеп куялар. Өстәмә керем чыганакларын табу, тиешле салым һәм түләүләрне җыюның нәтиҗәлелеген күтәрү исәбенә Башкортстанның төп финанс документы дәүләтнең барлык социаль йөклә-мәләрен үтәүгә һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән. Ягъни социаль программалар тулысынча тормышка ашырыла. Агымдагы елда аерым статьялар буенча чыгымнар арттырылачак та. Бу аерым төр салым һәм түләүләрнең үсүе белән генә түгел, ә алдан планлаштырылмаган өстәмә акчаларның төбәк казнасына керүе белән бәйле. Гадиләштереп әйткән-дә, Башкортстанга тиеш булып та үз вакытында гаделсезлек аркасында бирелми калган акчалар килеп җитте. Ничек кенә булмасын, бу – бик уңай күренеш.
Гомумән, республика бюдже-тының керем өлеше 19,13 миллиард сумга арта һәм гомум сумма 182,27 миллиардка җитә. Дәүләт җыелышы-Корылтайның бюджет проблемаларын тикшергән комитеты утырышында бу хакта Башкортстан финанс министры урынбасары Наталья Калугина белдерде. Планлаштырылмаган сум-маның 16,488 миллиард сумы – “Система” акционерлар финанс компаниясе белән “Башнефть” арасындагы килешүнең компенсациясе (бу җәһәттән, ике оешманың судлашуы турында язган идек). Арткан сумманың 2,64 миллиарды федераль бюджет һәм фондлардан килгән акчалар. Монысының 1,4 миллиарды төбәк һәм муниципаль бюджетларны финанслауга тәгаенләнсә, 535,1 миллион сумы беренче балалары туган гаиләләрнең матди хәлен яхшыртуга юнәлтеләчәк. Балалар поликлиникаларының матди-техник базасын ныгытуга 308,6 миллион сум бүленсә, коммуналь системаның инфраструктурасын камилләштерүгә 126,8 миллион сум карала. Шулай ук, модульле яңа фельдшер-акушерлык блоклары булдыруга – 105, дарулар белән өстәмә тәэмин итүгә – 75, коммерциягә карамаган оешмаларга – 30, авыл юлларын ремонтлауга 18 миллион сум бүләчәкләр. Әйткәндәй, узган елда Башкортстан Юл фондының күләме 16,27 миллиард сум иде (фондта беркайчан да бу кадәр акча булмады). Быел Фондка өстәмә рәвештә 5,9 миллиард сум бирергә карар ителде. Әлеге 18 миллион сум исә тәгаен авыл юлларын тәртипкә китерү, яңаларын салу мөмкинлеген бирер дип ышаныйк.
Хәбәр ителүенчә, алдагы өч елда, бюджетникларның хезмәт хакын арттыру, Башкортстанның йөз еллыгы уңаеннан яңа объектларны сафка бастыруга бәйле рәвештә, чыгымнар сизелерлек арта. Мәсәлән, хезмәт хаклары түләүне үстерүгә быел бер миллиард сум өстәмә кирәк булса, алдагы елда 8,7 миллиард сум таләп ителә. “Юбилей объектлары”на быел 2 миллиард сум сарыф ителәчәк. Быел, әйтик, 21 объект файдалануга тапшырылырга тиеш. Шулар арасында өч янгын депосы, берничә мәктәп һәм балалар бакчалары, Мәдәният сарае, поликлиника һәм башка социаль әһәмиятле инфраструктура объекты бар. Алдагы елда мондый объектларга – янә 4 миллиард сум, 2020 елда инде 5 миллиард сум бүлү күздә тотыла. Агымдагы елда бюджет дефицитын кыскартуга 8 миллиард сум тотынылачак (дефицит барлыгы 14,830 миллиард сум). Шулай итеп, әлеге максатларга “Система”дан кергән акчаларны, 2016 һәм 2017 елларда бюджетның профицит белән үтәлүе нәтиҗәсендә тупланган 22,5 миллиард сумны тотыну максатка ярашлы булачак, ди белгечләр.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.