Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 Май 2018, 12:48

Малтабарлыкка дәүләт ярдәменә кемнәр дәгъва итә ала?

Кече һәм урта малтабарлыкны үстерү өчен республикада дәүләт программалар эшли.

Кече һәм урта малтабарлыкны үстерү өчен республикада дәүләт программалар эшли.
Шушы ярдәм нигезендә бик күпләр үз эшен ачты, аны үстерүдә ярдәм тапты.
Мәсәлән, социаль эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләргә 500 мең сумга кадәр субсидия бирү каралган. Моның өчен малтабар конкурста катнашырга һәм алыначак матди ярдәмнең 15 процентын үзе табарга тиеш. Шушы ук таләпләргә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның вакытын үткәрүгә юнәлтелгән башлангыч җитәкчеләре дә дәгъва итә ала. Субсидиягә кирәкле җиһазлар сатып алуга, ремонт эшләрен башкаруга тотынылган чыгымнарны каплатырга да була.
Кече һәм урта бизнес эш урыннары булдыруда да мөһим роль уйный. Шуңа да хезмәткәрләрне укыту өчен булдырылган дәүләт программасы - эшкуарларның эшен үстерүдә зур ярдәм. Субсидия ярдәмендә хезмәткәрне укыту чыгымнарының яртысын каплатырга була.
Үз эшен ачучылар сатып алынган җиһазлар өчен тотынылган сумманың да яртысын кайтара ала. 3 миллион сумга кадәр каралган бу программа ярдәмендә крестьян-фермер хуҗалыклары да, башка төр бизнес белән шөгыльләнүчеләр дә чыгымнарын кайтара ала.
Моннан тыш, республикада кече һәм урта бизнесны үстерү буенча берничә программа күптән гамәлдә. Аларның һәркайсы төбәктә малтабарлыкны үстерү, эш урыннары булдыруны күз уңында тота.
Читайте нас: