Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 Май 2018, 12:54

Хөкүмәт малтабарларга ярдәм итәчәк!

Башкортстан Хөкүмәте балык үрчетү һәм аңа азык сатып алу, балык тоту объектларын төзү һәм реконструкцияләү максатында Русия банкларыннан алынган кредитларның проценты өчен түләнгән акчаның бер өлешен республика бюджетыннан кайтарачак.

Февральдә республика Хөкүмәте белән Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы арасында республика бюджетына балыкчылыкны үстерүгә тотынылган акчаның бер өлешен каплау өчен субсидия бүлү турында килешү төзелгән иде. Апрельдә республикага 793 мең сум күчкән. Республика бюджетыннан да кече һәм урта малтабарлык субъектларын өстәмә финанслау булачак. Әле бу ярдәмне алучылар санын арттыру мөмкинлеге карала.
Читайте нас: