Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 Май 2018, 11:15

Башкортстан нефть-газ сәнәгате өлкәсендә яңа проектлар башлый

Бу хакта Русия нефть-газ-химия сәнәгате форумының пленар утырышында сөйләгән чыгышында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов белдерде.

Бу хакта Русия нефть-газ-химия сәнәгате форумының пленар утырышында сөйләгән чыгышында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов белдерде.
Башкортстан җитәкчесе республикада якын елларда башкарылачак аеруча зур инвестиция проектларына аерым тукталды. Мәсәлән, “Башнефть” өч ел эчендә ароматик углеводородлар җитештерү комплексын реконструкцияләүгә һәм акрын кокслаштыру корылмасын төзүгә 40 миллиард сум акча бүләргә планлаштыра.
Моннан тыш 60 миллиард сум чамасы акча “Уфаоргсинтез” заводындагы пиролиз һәм полиолефиннар комплексына юнәлтеләчәк. “Газпром нефтехим Салават” җәмгыяте каталик крекинг комплексын гамәлгә кертү буенча эшен дәвам итә, кыска цикллы адсорбция блогын төзү эшен башлый. Киләсе елны ул Русиядә беренче булып суперабсорбентлар җитештерүгә керешәчәк.
Республикада Канчура-Муса җир асты газ саклау комлексын реконструкцияләү эше дәвам итә. Биредә сакланучы газ күләме бүгенге көнгә 4,5 миллиард кубометрдан артып киткән. Бу проектка юнәлтелгән инвестицияләр 17 миллиард сум тирәсе тәшкил итә. Шулай ук тиздән нефть эшкәртү һәм “Мономер” заводларын модернизацияләү үткәреләчәк.
– Соңгы елларда “Газпром нефтехим Салават” яхшы эш нәтиҗәләрен күрсәтә. Быел аңа 20 миллиард сум күләмендә инвестицияләр җибәреләчәк, алдагы елда исә әлеге сумма тагын да артырга тиеш, – дип билгеләде республика җитәкчесе.
Читайте нас: