Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 Май 2018, 11:28

Урындагы юллар төзекләндерелә

Көнбатыш авылында яшәүчеләр бу көннәрдә куанычлы вакыйга кичерә — ниһаять, торак пунктка кадәр 2,95 км. озынлыкта юлны төзекләндерү эшләре башланды.

Көнбатыш авылында яшәүчеләр бу көннәрдә куанычлы вакыйга кичерә — ниһаять, торак пунктка кадәр 2,95 км. озынлыкта юлны төзекләндерү эшләре башланды.
Урында яшәүчеләрнең хыялын “Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” Федераль максатлы программа аркасында гамәлгә ашыруга ирешкәннәр. Моның өчен дәүләт казнасыннан 64 миллион сум акча бүленгән. Агымдагы елның ноябрендә эшләрне тәмамлап, юлны сафка кертергә планлаштыралар.
Эшләрне “Компания Потенциал” ҖЧҖ башкара, бу оешма безнең районда былтыр Бәрсүән авылына илтүче юлны төзекләндереп, үзен яхшы яктан күрсәткән иде. Генераль подрядчы вәкиле әйтүенчә, Көнбатыш авылында заманча таләпләргә туры килүче асфальт юл салыначак.
Шунысын да билгеләргә кирәк, “Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” Федераль максатлы программа кысаларында әле Дмитриевка авыл Советына караган Община авылына 7,7 км. озынлыкта асфальт юл төзелә.
Айсылу ХӘСӘНОВА.
С.Константинов фотосы.
Читайте нас: