Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 Май 2018, 11:59

Батырлыгыгыз онытылмый

2000 елның 12 августында Баренц диңгезендә “Курск” атом суасты көймәсе һәлакәткә очрады. Берничә ел дәвам иткән рәсми тикшеренү нәтиҗәләре буенча моңа көймәнең алгы өлешендәге торпеда запасы шартлау сәбәпче була. Нәтиҗәдә 118 кешенең гомере өзелә. Алар арасында якташыбыз — Көнбатыш авылында туып үскән Роберт Александрович Гесслер да бар.

2000 елның 12 августында Баренц диңгезендә “Курск” атом суасты көймәсе һәлакәткә очрады. Берничә ел дәвам иткән рәсми тикшеренү нәтиҗәләре буенча моңа көймәнең алгы өлешендәге торпеда запасы шартлау сәбәпче була. Нәтиҗәдә 118 кешенең гомере өзелә. Алар арасында якташыбыз — Көнбатыш авылында туып үскән Роберт Александрович Гесслер да бар.
Пришиб авылында якташыбыз истәлегенә багышланган футбол буенча ачык турнир үтте. Чарада Робертның әти-әнисе, кыз туганнары, якыннары катнашуы уенчыларга һәм көярмәннәргә аерым рух, көч-куәт өстәде. Көн дә аяз, җылы булды, каеннар күзгә күренеп яшелләнде, күк йөзе иксез-чиксез диңгезне хәтерләтте...
Мөгаен, чарада катнашучылар, Роберт боларның барысын да күрә һәм ниһаять бергә очрашу форсаты тигән, ихлас аралашкан туганнары, аның хөрмәтенә ярышкан футболчы егетләр һәм бөтен нечкәлекне уйлаган оештыручылар өчен шатлана, дип уйлагандыр. Уенда катнашучылар өчен әзерләнгән герой якташыбызның рәсеме төшерелгән медальләрне махсус заказ буенча ясатканнар.
Футбол командаларын район хакимияте башлыгы Юрий Коземаслов, Алексеевка авыл Советы АБ башлыгы Светлана Кунц, Робертның әтисе Александр Гесслер, турнирның төп оештыручысы Илшат Хәсәнов ихлас сәламләде. Аннан соң чараны алып баручы Татьяна Каац матч башлануы турында хәбәр итте. Район чемпионы исеме өчен ярышырга Благовар футбол лигасында катнашучы коллективлар: СГТС (Коб-Покровка), “Языково” (Языково), “Импульс” (Мирный), “Көнчыгыш” (Пришиб), “Реал” (Иске Күчәрбай) килгән иде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Коб-Покровка командасы беренче булды, икенче урында — языковолылар, мирныйлылар пьедесталның өченче баскычын биләде. Александр Кононов — иң яхшы капкачы, Антон Ткачев — иң яхшы сакчы, Артем Московский — иң яхшы һөҗүмче, Алмаз Фәткуллин иң яхшы уенчы дип табылды.
Егетләрне Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Илгиз Халиков, судья-протоколчы Татьяна Каац, герой-моряк Роберт Гесслерның әти-әнисе — Розалия Закир кызы һәм Александр Александрович бүләкләде. Җиңүчеләргә, призерларга һәм иң яхшы уенчыларга кубоклар, медальләр, грамоталар, туплар, статуэткалар, бүләк һәм акча сертификатлары тапшырылды. Руслан Яловега, шәхси малтабарлар Ишбулатов, Климова, Вәлиуллина, Хәсәнов, Мәрдашин, “Спутник” кафесы, “Строймир”, “Барский сад” магазиннары директорларының спонсорлык ярдәме белән турнирны югары дәрәҗәдә үткәрүгә ирешелде. Бу изге эшкә А.Вәлиев, В.Князев, Г.Хәсәнова, Владимир һәм Рәйсә Каацлар, Е.Бикбаева, Г.Попова, С.Кунц, А.Локманова, Б.Бикмәев, А.Панарин, И.Халиков, М.Ибраһимов, Алексеевка авылындагы чиркәү башлыгы Николай атакай, В.Котов, ярышлар өчен ике спорт мәйданчыгы әзерләүдә ярдәм иткән Пришиб мәктәбе укучылары да зур өлеш кертте.
Ирина МАКСИМОВА. С.Константинов фотосы.
Читайте нас: