Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 Май 2018, 18:09

Яшь гвардиячеләр ветераннар белән очрашты

Җиңү көне алдыннан Благовар муниципаль район Советы депутаты, БР Яшь депутатлар ассоциациясенең урындагы бүлек җитәкчесе Н.Р.Ганиев “Бердәм Русиянең Яшь Гвардиясе” активистлары белән Бөек Ватан сугышы ветераннары янына барып, бәйрәм белән тәбрикләде.

Җиңү көне алдыннан Благовар муниципаль район Советы депутаты, БР Яшь депутатлар ассоциациясенең урындагы бүлек җитәкчесе Н.Р.Ганиев “Бердәм Русиянең Яшь Гвардиясе” активистлары белән Бөек Ватан сугышы ветераннары янына барып, бәйрәм белән тәбрикләде. Яшь гвардиячеләр менә икенче ел инде өлкән яшьтә, авыру булулары, сугышта алган яралары аркасында районда үткәрелгән Җиңү парадында катнаша алмаган ветераннарны өйләренә барып котлый.
Бу көнне районның өч авыл биләмәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының йортында булдык. Җанлы әңгәмә барышында ветераннар тормышлары турында сөйләде, сугыш елларын искә алды. Бүген алар өчен, тәү чиратта, аралашу, үзләрен онытмауларын белү мөһим.
Ветераннар депутаттан чәчәк гөлләмәләре, бүләкләр һәм азык-төлек җыелмасы алды. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, аларның барысы да кунакларны шатланып каршы алды. Ихлас елмаюлары һәм нур бөркеп торган күзләре өлкән буын вәкилләренең мондый очрашуларны көтеп алуы турында сөйли иде.
“Мондый котлаулар — сезгә, сугышта катнашучыларга булган тирән хөрмәтебезнең һәм олуг рәхмәтебезнең бик кечкенә бер өлеше ул, — дип билгеләде ветераннарга мөрәҗәгать итеп Нурлан Рәшит улы. — Сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез һәм Бөек Җиңү өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез”
Мондый игътибар һәм хәстәрлек тантана сәбәпчеләренең күңелен эретте.
— Район хакимияте башлыгы Ю.А.Коземаслов та, сез — депутатлар да безне онытмыйсыз, моның өчен зур рәхмәт, — диде Таң авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гафаров Галәүтдин Афзалетдин улы. — Һәр котлавыгыз безнең өчен үтә кадерле, без аны бер истәлек, ихтирам билгесе буларак саклыйбыз.
Галәүтдин ага Иске Сынташ авылында күпбалалы гаиләдә туып үскән, унҗиде яше дә тулмаган егетне “колхоз басуыннан” фронтка алалар. Беренче көннән үк Тоцкий шәһәрендәге уку-артиллерия хәрби полигонына эләгә.
— Ул чакта безне илнең бер почмагыннан икенчесенә күчереп йөрттеләр, — дип искә ала ветеран. — Җиңүне ерак Себердә каршы алдым. Сугыштан соң озак еллар шахтада эшләдем, 1961 елда туган якларга кайтып, хатыным белән Таң авылында төпләндек. Биредә 23 ел, ягъни хаклы ялга чыкканчы урманчылыкта хезмәт күрсәттем.
Хөрмәтле ветераннар, Ходай сезгә сәламәтлек һәм озын гомер насыйп итсен! Тыныч күк йөзе өчен олы рәхмәт!
Алла Кузнецова,
“Бердәм Русиянең Яшь Гвардиясе” активисты.
Автор фотосы.
Читайте нас: