Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 Май 2018, 18:25

Ярдәм кирәк!

Бәла сорап килми һәм беркемне дә аямый. Ул кеше тормышына каты авыру, якыннарыңны югалту, янгын һ.б. формада килеп керә һәм язмышларны челпәрәмә китерә...

Бәла сорап килми һәм беркемне дә аямый. Ул кеше тормышына каты авыру, якыннарыңны югалту, янгын һ.б. формада килеп керә һәм язмышларны челпәрәмә китерә...
Кояшлы яз көннәренең берсендә Шырлык авылында яшәүче Фәттаховлар да кайгыга тарырбыз дип башларына да китерми. Көтмәгәндә чыккан янгын күз ачып йомган арада тоташ йортны ялмап ала. Санаулы минутлар эчендә йортлары янып көл-күмергә әйләнә. Ярый әле хуҗалар үзләре ут эченнән чыгып өлгерә. Фәттаховлар бернәрсәсез урамда кала. Документларын да алып чыга, еллар буе тырыш хезмәт белән җыйган әйберләрен дә коткарып кала алмыйлар. Янгын сүндерү машинасына эш тә калмаган була.
Фәттаховлар гомер буе район хакына тырыш хезмәт үрнәге күрсәтте. Залина Миңнегалим кызы – педагогик хезмәт ветераны, Флер Зәки улы озак еллар колхозда эшләде. Һәм бүген алар сезнең белән безнең ярдәмгә мохтаҗ. Зыян күрүчеләргә ярдәм кулы сузуларын үтенеп, благоварлыларга, гомумән, чит кайгыга битараф булмаганнарга мөрәҗәгать итәбез.
Акчалата ярдәм күрсәтергә теләүчеләр аны Залина Фәттахова исеменә теркәлгән Россельхозбанк картасына күчерә ала: 5244480622406253.
Читайте нас: