Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 Май 2018, 18:12

Ветераннар ярдәме белән

Безнең район бөек Русиянең бер бәләкәй өлеше генә, әмма ел саен без дә тоташ ил белән бергә Җиңү көнен бәйрәм итәбез. Фронтовиклар турында мәгълүмат җыю беркайчан да туктап тормый.

Безнең район бөек Русиянең бер бәләкәй өлеше генә, әмма ел саен без дә тоташ ил белән бергә Җиңү көнен бәйрәм итәбез. Фронтовиклар турында мәгълүмат җыю беркайчан да туктап тормый. Безгә, тыныч тормышта туганнарга, кемнәрнең гомере бәрабәренә фашист илбасарларын җиңүләрен, Туган илебезнең азатлыгын, намусын саклап калуларын белергә кирәк һәм мөһим.
Ветераннарның район советы рәисе Р.Баһаутдинов белдерүенчә, бүгенгә районда 11 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Алар арасыннан җиде кеше: Сергей Степанович Крыкля, Әхтәм Әбзәл улы Әһлиуллин, Нәбиәхмәт Әбзәл улы Әхмәтдинов, Фәрит Мөгалим улы Габделманов, Әбүбәкер Ардислам улы Батыргәрәев, Федор Илларионович Совернюк, Николай Илларионович Ключников турыдан-туры хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Өч кеше: Галәүтдин Әбзәлетдин улы Гафаров, Закир Вәлиулла улы Абдулов, Хәлимулла Галиәхмәт улы Шәймөхәммәтов сугыш ветеранына тиңләштерелгән һәм блокада вакытында Ленинградта яшәүче Валентина
Ильинична Поповнина.
Сугышта катнашучылар һәм әлеге дәһшәтле еллар шаһитлары сафы елдан-ел сирәгәя. Кайберләре турында безгә бөтенләй бернәрсә дә мәгълүм түгел. Кемдер тыйнаклыгы аркасында, кемдер күңел яраларын кузгатырга теләмәгәнлектән, ул чакларны искә төшерергә теләми.
Күптән түгел Сергей Степанович Крыкля белән булган очрашу район өчен мөһим вакыйгага әйләнде дияргә мөмкин. Ул, 94 яшьтә булуына карамастан, районның иҗтимагый тормышында катнашты һәм үзе белгәннәрне “Онытылган авыллар эзеннән” проекты белгечләре белән уртаклашты. Аның хатирәләре исә алтынга бәрабәр. Е.Вологжина белән С.Гайнатуллина Сергей Степановичның туган авылы Нефрощанканың барлыкка килү тарихын яхшы белүен һәм авылдашларын да онытмавын билгели. Аның ярдәмендә белгечләр Нефрощанка-2, Нефрощанка-3 (Байкал), Күзәй, Михайловка (Яңа Михайловка) авыллары буенча архив документларын өйрәнә башлаган һәм өстәмә мәгълүмат алган. Эзләнү нәтиҗәләрен озакламый гәзит битендә бастырмакчылар.
Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: