Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 Май 2018, 17:45

Халык хәтере һәм хөрмәте мәңгелек

9 май иртәсе район үзәге урамыннан “Үлемсез полк” үтүе һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан митинг белән башланды. Алдагы көннәрдә авыл биләмәләрендә митинглар үткәрелде. Узган елларда хөрмәтле кунаклар урынында утырган чал чәчле ветераннарыбызның сафы сирәгәя бара.

9 май иртәсе район үзәге урамыннан “Үлемсез полк” үтүе һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан митинг белән башланды.
Алдагы көннәрдә авыл биләмәләрендә митинглар үткәрелде. Узган елларда хөрмәтле кунаклар урынында утырган чал чәчле ветераннарыбызның сафы сирәгәя бара. Бүген районда 11 Бөек Ватан сугышы ветераны, 89 сугышта катнашучыларның тол хатыннары, 362 тыл эшчәне яши. Район үзәгендә үткән парадка дүрт ветеран гына килә алды. Болар – Николай Илларионович Ключников, Сергей Степанович Крыкля, Галәүтдин Афзалетдин улы Гафаров, Закир Вәлиулла улы Абдулов. Яшь кенә көе алар кулларына корал алып Туган ил сагына баскан, ә тылдагы бөтен авыр эш әниләренең, апа-сеңелләренең иңенә төшкән. Аларны бары бер теләк – мөмкин булганның барын да эшләп, дошманны җиңәргә һәм тыныч тормышта яшәргә – берләштерә. Бүгенге көннәрне күрә алмаучылар исә “Үлемсез полк” сафына басты.
Әлеге акциядә катнашучыларның саны елдан-ел арта, бу безнең никадәр бердәм һәм көчле булуыбызны тагын бер исбат итә. Бездә дә берничә йөз кеше якыннарының портретларын тотып район үзәге урамнарыннан үтте һәм Җиңүче солдат һәйкәле янына барып туктады. Башкалар аларга Мәдәният сарае янында кушылды һәм Ленин урамыннан үтте.
Хәтер аллеясе быел тагын да тантаналырак төс алган. Бәйрәмгә берничә көн калгач, Екатеринбургтан кайтарып урнаштырылган гаубицалар фашизмны Җиңүдә катнашлыгыбызны тагын да көчлерәк тою мөмкинлеге бирә.
Митинг барабанчылар маршы һәм һәйкәлгә гирлянда салу белән башланды. Район хакимияте башлыгы Юрий Александрович Коземаслов ветераннарны, районда яшәүчеләрне бөек көн белән тәбрик итте. Артабан Языково авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Рафаэль Риал улы Еникеев фронтовикларга, тыл эшчәннәренә, сугыш чоры балаларына котлауларын җиткерде. Якташларын шулай ук БР хәрби комиссары ярдәмчесе Рим Әсхәт улы Мусин, “Үлемсез полк”ның райондагы координаторы Борис Михайлович Лынник та тәбрикләде.
Язгы чакырылышта армиягә алыначак егетләр исеменә дә изге теләкләр әйтелде, аларга бүләк җыелмалары тапшырылды.
Дәһшәтле сугыш шаһитлары бу бәйрәмдә зур дулкынлану кичерә, күзләре яшь белән тула. Чөнки без җиңсәк тә, бу җиңү ифрат зур югалтулар бәрабәренә яуланган бит. Җыелучылар һәлак булганнарны бер минут тын калып искә алды һәм һәйкәлгә чәчәкләр салды.
Митинг ахырында район үзәге күгендә салют балкыды. Ә кичен Мәдәният сараеның иҗади коллективлары бәйрәм концерты белән чыгыш ясады.
Ирина МАКСИМОВА. С.Константинов фотосы.
Читайте нас: