Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 апрель 2018, 12:46

Инвестицияләр җәлеп итүгә нәрсә комачаулыЙ?

Уфада Башкортстан Башлыгы каршындагы Инвестицион мохитне яхшырту һәм экспортны үстерү буенча иҗтимагый совет утырышы үтте. Аны төбәк җитәкчесе Рөстәм Хәмитов алып барды.

фада Башкортстан Башлыгы каршындагы Инвестицион мохитне яхшырту һәм экспортны үстерү буенча иҗтимагый совет утырышы үтте. Аны төбәк җитәкчесе Рөстәм Хәмитов алып барды.
– Безгә инвестицияләр кирәк. Шулай ук, безгә предприятиеләрдәге чынбарлык хәлне белү мөһим. Кискен мәсьәләләрне урап узу бүген кызык та, файдалы да түгел. Әйдәгез, дөресен әйтик: инвестицияләр күләмен арттыру өчен сезгә нәрсә комачаулый? Аннары, ил Президенты һәм Русия Хөкүмәте дә инвестицияләрне арттыру бурычын куя, – дип, мәсьәләне кабыргасы белән куйды Рөстәм Хәмитов. – Иң мөһиме – гамәлдәге җитештерүне киңәйтү, яңаларын булдыру, эш урыннарын, хезмәт хакын арттыру, гомумән, икътисадны, социаль өлкәне ныгыту һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшырту.
Утырышта тикшерелгән икенче мәсьәлә чимал булмаган экспорт үсешен тәэмин итү чараларына багышланды.
– Узган ел нәтиҗәләре буенча республика предприятиеләренең чимал һәм энергетикага карамаган экспорты (механик җиһазлар, техника, синтетик каучук, углеводородлар) 35 процент үсеш белән 2 миллиард доллар тәшкил итте. Бүген без әлеге юнәлештә ничек эшләргә кирәклеген тикшерәчәкбез, – диде Рөстәм Хәмитов.
Уртача вакытка республиканың зур 30 предприятиесенең инвестицион планнары турында икътисади үсеш министры Сергей Новиков сөйләде. Узган елда әлеге компанияләр тарафыннан 115,2 миллиард сум күләмендә капитал салулар планлаштырылган булган. Әмма нәтиҗәдә алар бары тик 98,4 миллард сум инвестиция җәлеп иткән. Бу 2016 елдагы күрсәткечтән 22,1 процентка азрак.
– Агымдагы елда алар төзегән план инвестицияләр күләмен 106,5 миллиард сумга кадәр арттыруны күзаллый, – диде Сергей Новиков. – Узган елгы дәрәҗәгә карата үсеш 104,1 процентка җитәчәк. Көтелгән инвестицияләр күләме республика буенча агымдагы елда 282 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Утырыш барышында төбәкнең әйдәүче предприятиеләре вәкилләре инвестицион программаларын тәкъдим итте. Рөстәм Хәмитов аларга инвестицион активлыкны планлаштырганда дәүләт-шәхси партнерлык мөмкинлекләрен файдаланырга киңәш бирде. Республика Башлыгы билгеләвенчә, дәүләт-шәхси партнерлык үсеше дәрәҗәсе буенча Башкортстан Русия төбәкләре арасында беренче “бишлек”кә керә.
Чимал һәм энергетикага карамаган экспорт үсешен тәэмин итү өчен республикада күрелүче чаралар турында Тышкы икътисади бәйләнешләр буенча дәүләт комитеты рәисе Руслан Мирсаяпов сөйләде.
– Экспорт эшчәнлеген үстерү максатында республикада гамәлдәге һәм мөмкин булган экспортчыларга булышлык итү өчен тиешле инфраструктура булдырылды. Алар – Русия экспорт үзәгенең аерым подразделениесе һәм республиканың Экспортка булышлык итү үзәге, – диде ул. – Ярты ел эшчәнлек дәвамында төбәк һәм федераль структураларга сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгълүмат технологияләре һәм башка тармаклардан республиканың 170 компаниясе мөрәҗәгать итте.
Кече һәм урта бизнес арасында экспорт эшчәнлеге лидерларын ачыклау, шулай ук, агымдагы елда тышкы икътисади эшчәнлекнең иң яхшы тәҗрибәсен тарату максатында “Башкортстанның иң яхшы экспортчысы” дигән конкурска старт бирелде. Шулай ук, агымдагы елның августында “Экспортка чыгару вакыты” дигән Халыкара форум үткәрү планлаштырыла.
Читайте нас: