Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 апрель 2018, 12:47

Ике яклы хезмәттәшлек нәтиҗә бирә

Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясенең Кытайга сәфәре тәмамланды.

Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясенең Кытайга сәфәре тәмамланды.
Сәфәр кысаларында Сычуань провинциясенең халык хөкүмәте губернаторы Инь Ли әфәнде белән очрашу үтте. Анда Башкортстан һәм Сычуань провинциясе арасында төзелгән хөкүмәтара килешүне гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләр тикшерелде. Шулай ук, ике яклы хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләре билгеләнде, мәдәни бәйләнешләрне киңәйтү, студентлар белән алмашу планлаштырылды, Сычуань провинциясендә Башкортстан вәкиллеге ачу мәсьәләсе каралды.
Рөстәм Мәрданов сүзләренә караганда, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм республика Хөкүмәте “Идел – Янцзы” проекты кысасында ике яклы килешүләрне гамәлгә ашыру өчен барлык мөмкинлекләрне дә файдалана. Кытайның “Бер пояс – бер юл” дигән башлангычы, республиканың логистика ягыннан уңайлы урнашуын, аның икътисади һәм инвестицион куәтен исәпкә алып, үзара файдалы партнерлыкны арытаба үстерү өчен алшартлар булдыра.
Сәфәр барышында, шулай ук, республика делегациясе Лэшань шәһәре мэры, Кытай Коммунистлар партиясенең Лэшань шәһәр комитеты секретаре Джан Тун әфәнде белән очрашты. Анда социаль-икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Рөстәм Мәрданов Лешань Хөкүмәте вәкилләрен Башкортстанга сәфәргә һәм июньдә Сибайда үтәчәк “Урал аръягы-2018” икътисади форумында катнашырга чакырды.
Башкортстан Хөкүмәте, “Сычуань-Сибай” индустриаль паркы” һәм “Цзюньхэның тирә-як мохитен саклау буенча Сычуань компаниясе” арасында Сибайда цемент заводы төзү буенча проектны гамәлгә ашыру шартлары турында инвестицион килешү төзү сәфәрнең төп нәтиҗәсе булды. Документка вице-премьер, Урал аръягын икътисади үстерү комплекслы программасы кураторы Илшат Таҗетдинов һәм компания идарәсе рәисе Ли Лэцзюнь кул куйдылар.
Читайте нас: