Благовар хәбәрләре
-2 °С
Облачно
ВКОК
Көнүзәк
19 Апреля 2018, 17:44

Ярдәмгә мохтаҗ авырулар дарусыз калмаячак

Медикаментлар белән тәэмин итүдәге авырлыклар уңаеннан Рөстәм Хәмитов түбәндәгеләрне белдерде. “Чыннан да, узган 2017 елдагы белән чагыштырганда, медикаментлар белән тәэмин итүдә быел авырлыклар туды, – диде Рөстәм Зәки улы. – Бу дарулар кайтаруда тәртипләр үзгәрү белән бәйле. Узган елда ташламалар белән 100-150 кешегә дару биреп җиткерелмәсә, быел 850 кеше дару алуга мохтаҗ.

Добавить в предпочтительные источники Google
Медикаментлар белән тәэмин итүдәге авырлыклар уңаеннан Рөстәм Хәмитов түбәндәгеләрне белдерде.
“Чыннан да, узган 2017 елдагы белән чагыштырганда, медикаментлар белән тәэмин итүдә быел авырлыклар туды, – диде Рөстәм Зәки улы. – Бу дарулар кайтаруда тәртипләр үзгәрү белән бәйле. Узган елда ташламалар белән 100-150 кешегә дару биреп җиткерелмәсә, быел 850 кеше дару алуга мохтаҗ.
Бу максатка без 300 миллион сум акча бүлдек, якын араларда тагын 500 миллион сум бүленәчәк. Ихтыяҗларны тулысынча канәгатьләндерү өчен 2 миллиард сум кирәк. Ә ташламалар белән файдаланучылар бездә бик күп, алар – барлыгы 375 мең кеше. Бу – республикада яшәүче һәр ун кешенең берсе, дигән сүз”.
Читайте нас