Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 апрель 2018, 22:51

Узган елда — тугыз меңнән артык сорау

“Башкортстан Башлыгы белән сөйләшү” тапшыруы республикада 2011 елдан эфирга чыга. Узган елның 13 апрелендә үткән эфир барышында республика халкыннан тугыз меңнән артык сорау килгән иде. Күпләр Башкортстан Башлыгына турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә омтылды – туры эфир барышында студия телефонына бик күп шалтыратулар булды.

“Башкортстан Башлыгы белән сөйләшү” тапшыруы республикада 2011 елдан эфирга чыга.
Узган елның 13 апрелендә үткән эфир барышында республика халкыннан тугыз меңнән артык сорау килгән иде. Күпләр Башкортстан Башлыгына турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә омтылды – туры эфир барышында студия телефонына бик күп шалтыратулар булды.
Халыкны былтыр, нигездә, торак-коммуналь хуҗалык, юл һәм төзелеш (37 процент), сәламәтлек саклау һәм социаль яклау (23 процент), икътисад (17 процент), мәгариф, мәдәният һәм спорт (9 процент), экология һәм тирә-якны төзекләндерү (5 процент) мәсьәләләре борчыган. Калган 9 проценты шәхси сораулар булды.
Конгресс-холлдагы студиягә, телеэфир алып баручылары белән беррәттән, төрле эшчәнлек өлкәләре вәкилләре чакырылган иде. Эфирга кадәр берничә көн калгач, 23 шәһәр һәм районда республика халкының мөрәҗәгатьләрен язу өчен телемәйданчыклар оештырылды. Быел да алар төрле төбәкләрдә эшләр дип көтелә.
Читайте нас: