Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 апрель 2018, 23:25

Туган телне ничек сакларга?

Чиләбе өлкәсенең Конашак районыннан туган телләр язмышы турында бирелгән сорауга республика Башлыгы түбәндәгечә җавап бирде:"Күп нәрсә үзебезгә бәйле. Балаларга туган телебезне ничек тапшыруыбызга, гаиләгә бәйле. Бу – бик зур һәм җитди эш. Туган телдә әдәбият, концертлар, шигырьләр, китаплар кирәк. Һәр кеше туган телен белергә тиеш, дип саныйм. Һәр ата-анага бу таләпне куеп булыр иде. Әти, әни телен белергә кирәк!

Чиләбе өлкәсенең Конашак районыннан туган телләр язмышы турында бирелгән сорауга республика Башлыгы түбәндәгечә җавап бирде:
"Күп нәрсә үзебезгә бәйле. Балаларга туган телебезне ничек тапшыруыбызга, гаиләгә бәйле. Бу – бик зур һәм җитди эш. Туган телдә әдәбият, концертлар, шигырьләр, китаплар кирәк. Һәр кеше туган телен белергә тиеш, дип саныйм. Һәр ата-анага бу таләпне куеп булыр иде. Әти, әни телен белергә кирәк! 
Шул ук вакытта телне көчләп өйрәтү мөмкин түгел. Үгетләү, кызыксындыру, тел мохитенә әйдәү аша эш итү мөһим. Туган тел – эшлекле аралашулар өчен генә түгел, җан, күңел өчен дә кирәк. Ул – безгә гомер биргән мохитнең аерылгысыз бер өлеше. Әлеге вакытта республикада туган телләргә кагылышлы программа әзерләнә. Туган телләрне өйрәнүгә грантлар бүленәчәк, махсус фонд булдырылачак. Башкорт, татар, мари, чуваш һ.б. телләр генә түгел, урыс теле дә бүген заман йогынтысыннан яклауга мохтаҗ.
Читайте нас: