Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 апрель 2018, 22:45

Шиханнарны нинди язмыш көтә?

Әлеге мәсьәләгә кагылышлы сорауга республика Башлыгы түбәндәгечә җавап бирде:"Торатау, Йөрәктау, Куштау кебек табигать объектлары -- республикабыз байлыгы. Алар табигать һәйкәле статусына, тарихи, археологик, иҗтимагый кыйммәткә, әһәмияткә ия һәм закон тарафыннан саклана. Бу статусны үзгәртү мөмкин түгел.

Әлеге мәсьәләгә кагылышлы сорауга республика Башлыгы түбәндәгечә җавап бирде:
"Торатау, Йөрәктау, Куштау кебек табигать объектлары -- республикабыз байлыгы. Алар табигать һәйкәле статусына, тарихи, археологик, иҗтимагый кыйммәткә, әһәмияткә ия һәм закон тарафыннан саклана. Бу статусны үзгәртү мөмкин түгел.
Шул ук вакытта мәсьәләнең әхлакый ягы да бар. Бу объектлар җәмгыятебездә сакраль кыйммәткә ия. Әйе, чимал белән кызыксынучы предприятиеләр тарафыннан ниндидер басым бар. Әйдәгез, альтернатив вариантларны эзлик. Республика бит известь яткылыклары өстендә утыра. Эзләргә, табарга кирәк.
Сыйфаты канәгатьләндерми икән, технологияләрне үзгәртү мотлак. Әйе, бу чыгымнар таләп итә. Минем карашка, әлеге мәсьәлә тирәсендә конфликтны куерту һич кирәкми. Башкортстан Хөкүмәте закон бозу, сакраль кыйммәтләргә кизәнү юлына басмаячак".
(Рөстәм Зәки улы Хәмитовның бу җавабын студия алкышлар белән озатты. – ред.)
Читайте нас: