Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 апрель 2018, 22:43

Кирәкле дарулар бер айдан булачак

Республика башлыгына юлланган сорауларның кайберләренә янә-янә әйләнеп кайтылды. Шулар арасында даруларга кагылышлысы иң күпчелеге булгандыр. Кешеләр бүген яшәү өчен кирәкле даруларны алып булмавы турында зарлана.

— Быел халыкны дарулар белән тәэмин итү кимеде, - диде Башкортстан Башлыгы. - Бу хәл узган елның ахырында федераль дәрәҗәдә даруларны сатып алу конкурсы процедурасын үткәрү тәртибе үзгәрүгә бәйле. Система мондый конкурслар үткәрергә әзер булмаган, шул сәбәпле зур өзеклек килеп чыкты. Бу өзеклек даруларны вакытында сатып алмаудан килеп чыкты, кызганычка каршы, дару запаслары бүген күп түгел. Сәламәтлек саклау структуралары бүген бу ситуацияне төзәтү өстендә эшли. Без барысын да төзәтәчәкбез, бары тик аз гына көтәргә кирәк. Иң зур вакыт — бер ай чамасы. Җәй башына кирәкле дарулар булачак.
Проблема бар, ләкин без моны хәл итәчәкбез. Мин вакытында дару ала алмыйча калган кешеләрдән гафу үтенәм.
Читайте нас: