Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 апрель 2018, 23:27

Көнкүреш калдыкларын эшкәртү буенча проблемалар булмаячак

Республика Башлыгы белән туры эфир барышында көнкүреш калдыкларын үтилләштерү мәсьәләсе дә күтәрелде.

Республика Башлыгы белән туры эфир барышында көнкүреш калдыкларын үтилләштерү мәсьәләсе дә күтәрелде.
Төбәк Башлыгы бу процессның бик катлаулы булуын билгеләп үтте.
- Бу җәһәттән иң яхшысы - чүп-чарны аерып җыю, - диде Рөстәм Зәки улы. - Әйтик, металл, пластик, көнкүреш калдыклары.
Рөстәм Хәмитов республикада сортларга аерып җыелган калдыкларны эшкәртү өчен барлык мөмкинлекләр дә булуын ассызыклады.
"Һәр кеше елына 1 кубик метр, ягъни 500 килограмм көнкүреш калдыгы җитештерә. Республикада 4 миллион кеше яши. Шуңа да бу катлаулы мәсьәләне цивилизацияле юл белән хәл итәргә кирәк", - диде ул.
Читайте нас: