Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 апрель 2018, 18:33

Информацион белдерү

Информацион белдерүучасток сайлау комиссияләренең хәлиткеч тавышка ия әгъзаларына кандидатлык буенча (участок комиссияләре составы резервына) тәкъдимнәр кабул итү турында

“Русия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукларының төп гарантияләре турында” Федераль законның 27 мәддәсе 4 һәм 5.1 пунктларына ярашлы, Башкортстан Республикасының Благовар муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе 1445-1450, 1452-1465, 1467-1478 участок сайлау комиссияләренең хәлиткеч тавышка ия әгъзаларына кандидатлык буенча (участок комиссияләре составы резервына) тәкъдимнәр кабул итә башлый.
Документлар Благовар районы, Языково авылы, Ленин урамы, 37 адресы буенча 18 апрельдән 17 майга кадәр кабул ителә.
Участок сайлау комиссияләренең хәлиткеч тавышка ия әгъзаларына кандидатлык буенча (участок комиссияләре составы резервына) тәкъдимнәр керткәндә Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең рәсми сайтында (www.bashkortostan.izbirkom.ru, “Сайлаулар-2018” бүлеге) күрсәтелгән документлар тапшыру мотлак.
Территориаль сайлау комиссиясенең участок сайлау комиссияләрен төзү буенча утырышы 18 майда 15 сәгатьтә Благовар районы, Языково авылы, Ленин урамы, 37 адресы буенча үтәчәк.
Башкортстан Республикасының Благовар муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе.
Читайте нас: