Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 апрель 2018, 23:31

"Безгә хоккей бизнесменнары түел, ә хоккейчылар кирәк!"

Республика Башлыгы "Уфа" футбол клубы җанатарларының республикадагы спорт үсеше турындагы соравына җавап итеп, төбәктәге барлык билгеле спорт командаларының да республика имиджы өчен бик мөһим булуын билгеләде.

- Әмма соңгы чорда аларның кайберләре, команда уены, югары күрсәткечләргә ирешүдән бигрәк, ничек акча эшләү турында кайгырта, - диде ул. - "Салават Юлаев" командасына яшь, яңа идеяләр белән янып торучы тренер килүе хәлне уңай якка үзгәртер дигән өмет бар.
"Уфа" футбол клубы эшчәнлеген югары бәяләп, республика Башлыгы әлеге спорт төре буенча Башкорстанда Русия, Европа беренчелегенә матчлар үткәрү мөмкинлеге булачагына ышаныч белдерде.
Читайте нас: