Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 апрель 2018, 22:46

“Алданган дольщикларны ярдәмнән ташламаячакбыз!”

Туры эфирда республика Башлыгына төрле темаларга сораулар яңгырады. Аларның берсе – торак мәсьәләсе, алданган дольщиклар проблемасы. “Дема–9” объектына акчаларын салып, бишенче ел вәгъдә ителгән фатирларына күчә алмаган барлык кешеләр исеменнән Альбина Салаватова бу хакта борчылуын белдерде һәм республика Башлыгына мәсьәләне контрольгә алуын үтенде.

Рөстәм Хәмитов бу теманың, чынлап та, бик актуаль булуын, аның намуссыз кешеләр, тотрыксыз базар икътисады аркасында килеп чыгуын билгеләде һәм бу мәсьәләнең, һичшиксез, катгый рәвештә хәл ителәчәгенә вәгъдә бирде.
– Бүген шундый 77 йорт бар. Алар вакытында тапшырылса, анда инде 5650 кеше яшәгән булыр иде. Кемдер 2012 еллардан бирле акчасын салган фатирларына керә алмый, – диде республика Башлыгы. – Һәр проблемалы объект буенча 33 пунктны үз эченә алган план төзедек. "Дема-9” 2018-19 елларда тапшырылачак. Калган барлык объектлар буенча да графиклар төзелгән. Быел - 32, киләсе елга 42 шундый проблемалы йорт тапшырылачак. 10 йорт - 2020нче, 3се 2021нче елга калачак. Алар – бөтенләй өметсез саналганнары. Бу мәсьәләне, һичшиксез, хәл итәчәкбез. Бераз вакыт кына кирәк. Авыр хәлдә беркемне дә ташламаячакбыз.
Читайте нас: