Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 апрель 2018, 17:05

Күрүче булса, хәбәр бирегез

Апрельнең 1еннән 6сына кадәр Русия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге дежур бүлегендә хокук бозулар һәм вакыйгалар турында 45 хәбәр һәм гариза кабул ителгән.

Апрельнең 1еннән 6сына кадәр Русия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге дежур бүлегендә хокук бозулар һәм вакыйгалар турында 45 хәбәр һәм гариза кабул ителгән. 10 кеше административ җаваплылыкка тарттырылган. Исерек килеш транспорт чарасына идарә иткән өчен 3 водитель тотылган. Җинаятьләр һәм вакыйгалар турында 7 гариза һәм хәбәр буенча җинаять эше кузгатудан баш тарту турында карар чыгарылган.
Әлеге чорда законсыз рәвештә наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр саклаган өчен 1 җинаять эше кузгатылган. 27 мартта гр. Л. “Транснефть-Урал” акционерлар җәмгыяте карамагындагы диод-резистор блогын урларга маташканда кулга алынган. Тикшерү барышында гражданинда үсемлектән алынган наркотик матдә табылган һәм тартып алынган.
3 апрель көнне М-5 Урал автоюлының 1404 километрында (урау юлдан Языководан чыккан урында) билгесез водитель җәяүлене бәрдергән. Нәтиҗәдә гр. Н. вакыйга урынында вафат булган. Әлеге вакыйганың шаһитларын 2-22-02, 89997411156 телефон саннары буенча хәбәр бирүен үтенәбез.
Русия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге штабы.
Читайте нас: