Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 апрель 2018, 12:17

Районда яшәүчеләр игътибарына!

Язгы ташкынны имин үткәрү һәм янгын хәвефе зур булган язгы-җәйге чорга әзерләнү максатында 16 апрельдә Башкортстан Республикасында яшәүчеләргә үзәкләштерелгән хәбәр бирү системасын комплекслы тикшерү үткәрү планлаштырыла.

Язгы ташкынны имин үткәрү һәм янгын хәвефе зур булган язгы-җәйге чорга әзерләнү максатында 16 апрельдә Башкортстан Республикасында яшәүчеләргә үзәкләштерелгән хәбәр бирү системасын комплекслы тикшерү үткәрү планлаштырыла. Аның барышында барлык электр сиреналарын кабызып һәм теле- һәм радиотапшырулар каналларына тоташып, “Барыгызга игътибар!” искәртү сигналы ясалачак һәм радио- һәм телевизион тапшырулар каналларында “Барыгызга игътибар! Башкортстан Республикасында яшәүчеләр һәм кунаклар! Хәбәр итү системасын техник тикшерү үткәрелә! Тәртип һәм тынычлык саклавыгыз сорала!” дигән хәбәр биреләчәк.
Читайте нас: