Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 апрель 2018, 19:06

Хезмәте барның хөрмәте бар

Бер төркем фидакарьләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды.Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналар залында үткән тантанада республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов аларның һәммәсен тәбрикләп, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, уңышлар, сәламәтлек теләде.

Бер төркем фидакарьләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналар залында үткән тантанада республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов аларның һәммәсен тәбрикләп, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, уңышлар, сәламәтлек теләде.
– Күп өлкәләрдә яхшы күрсәткечләргә ирешәбез. Бу – берлектәге уртак хезмәт казанышы. Шул рәвешле сез республика үсешенә мөкатдәс өлеш кертәсез, – диде Рөстәм Хәмитов.
Республика Башлыгы кулыннан өч кеше Салават Юлаев ордены алды. Алар – Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбленең балет буенча репетиторы Гүзәл Абсаттарова, Бөтендөнья башкортлары корылтае рәисенең беренче урынбасары Вельмир Азнаев, Үзбәкстанның башкортлар корылтае Башкарма комитетының Зәки Вәлиди исемендәге мәдәни үзәк рәисе Илшат Хәсәнов.
– Төбәктәге иң югары бүләкләрнең берсен алуыма бик шатмын. Хезмәтемне лаеклы бәяләгән өчен зур рәхмәт, – диде Вельмир Хәйбрахман улы.
Төрле тармак кешеләренә – икътисадчыларга, укытучыларга, коткаручыларга, эшкуарларга, матбугат хезмәткәрләренә, эшчеләргә һәм башка хезмәт ияләренә мактаулы исемнәр, Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Барлыгы 51 кеше бүләкләнде.
Мәсәлән, Салават Юлаев ордены белән бүләкләнүче Гүзәл Абсаттарова данлыклы балет артисткасы, талантлы педагог, күп еллар милли сәнгатькә ал-ял белми хезмәт итүче. Ул башкарган “Азамат”, “Заһидә”, “Дуслык”, “Кубыз белән бию”, “Бөрҗән кызлары”, “Коралай” халык биюләре республика мәдәнияте хәзинәсенә әверелде. Аның бай сәхнә тәҗрибәсе, чагу таланты, югары авторитеты яңа буын балет артистларын тәрбияләүдә мөһим роль уйный.
Русия Федерациясе Президентының Рәхмәт хатын алган Уфаның 153нче лицее физика укытучысы Гүзәл Уракова республикада гына түгел, илдә дә билгеле. Гүзәл Иршат кызы дәрестә заманча методика һәм чаралар куллана, эшкә иҗади карый.
“Башкортстан Республикасындагы фидакарь хезмәте өчен” билгесе белән бүләкләнүче республика Авария-коткару хезмәтенең Күмертау шәһәрендәге зона эзләү-коткару отряды коткаручысы Борис Косачев бу тынгысыз эштә утыз ел хезмәт сала. Йөзләрчә кешенең гомерен сакларга ярдәм иткән, 700дән артык эзләү-коткару эшендә катнашкан, катлаулы хәл- шартларда оста эш итүче җаваплы хезмәткәр буларак танылган.
Башкортстан Республикасының Почет грамотасы белән бүләкләнгән Яңавыл районы хакимияте башлыгы Илшат Вазигатовның иңнәрендә дә туган төбәге һәм халык мәнфәгатендә күпьеллык фидакарь хезмәт ята.
“Башкортстанның атказанган машина төзүчесе” исемен алган Бәләбәйдәге “Автодеталь” җәмгыяте генеральный директоры Сафиулла Габдуллин 1991 елдан бирле хезмәт сала. Предприятиедә барлык үсеш баскычларын үткән, соңгы дүрт елда аны уңышлы җитәкли. Аның оста җитәкчелеге нәтиҗәсендә җитештерү күләме, керем арткан. Предприятиедә 240 кеше эшли, 120се – инвалидлар, аларның нәтиҗәле һәм хәвефсез эшчәнлеге өчен барлык шартлар тудырылган.
– Һәр тармак игътибар үзәгендә, һәркемне үстерергә, ярдәм итәргә тырышабыз. Республика кешеләренең тормыш сыйфаты яхшырсын өчен бергәләп тырышачакбыз, – диде республика Башлыгы йомгаклау сүзендә.
Читайте нас: