Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 апрель 2018, 14:14

Кем районка алдырмый, шул бүләк отмый

Җиргә яз килү белән вакытлы басмаларга чираттагы язылу марафоны да башланды. Кадерле дуслар, сез дә аңа кушылырсыз һәм кайбер этапларында җиңүче дә булырсыз, дип ышанабыз. Мәсәлән, апрельдә “Атна саен бүләк” конкурсы үткәрелә.

Җиргә яз килү белән вакытлы басмаларга чираттагы язылу марафоны да башланды. Кадерле дуслар, сез дә аңа кушылырсыз һәм кайбер этапларында җиңүче дә булырсыз, дип ышанабыз. Мәсәлән, апрельдә “Атна саен бүләк” конкурсы үткәрелә. Анда катнашу өчен 2018 елның икенче яртысына районкага язылып, квитанция күчермәсен редакциягә китерергә яисә җибәрергә генә кирәк. Һәм фамилиягезнең бәхетлеләр исемлегенә эләгүен көтәргә генә кала. Июньнең беренче яртысында бу конкурс тагын кабатланачак. Ә “Бәхетле авто” майда үткәрелә. Анда да агымдагы елның икенче яртысына 6 айга язылу абонементы булган дусларыбыз катнаша алачак.
Супербүләк оту өчен район гәзитеннән тыш бер республика басмасына язылырга кирәк булыр. Монда бүләкләре дә зурдан – телевизорлар, спутник ТВ кабулиткечләре, планшетлар. Язылу абонементларын Уфа шәһәре, Киров урамы, 45 адресы буенча “Республика Башкортостан” нәшрият йортының матбугатка язылу һәм тарату бүлегенә җибәрүегез сорала.
Исегезгә төшерәбез, “Благовар хәбәрләре”нә язылу бәясе почта аша алдырганда – 907,26 сум, альтернатив язылу – 546 сум, редакция илтеп биргән очракта – 600 сум. Дуслар, мөмкинлекне һәм вакытны кулдан ычкындырмагыз, язылыгыз һәм бүләк отыгыз!
Любовь ЕРМАКОВА.
Читайте нас: