Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 апрель 2018, 11:40

Русия почтасы бәяләрне киметә

Тоташ ил буенча почта бүлекчәләрендә кайбер социаль әһәмиятле продукциягә ваклап сату бәяләре киметелә.

Тоташ ил буенча почта бүлекчәләрендә кайбер социаль әһәмиятле продукциягә ваклап сату бәяләре киметелә. Азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның мәгълүм ассортиментына бәяләр сәүдә челтәрләрендәгедән 10-15%ка түбәнрәк булачак.
Әлеге товарлар исемлегенә бәләкәй шәһәрләрдәге һәм авыл җирендәге почта бүлекчәләрендә сорау зур булган категорияләре кертелә. Болар – кер юу порошоклары, юу һәм чистарту чаралары, азык-төлек, чәй һәм башка көн дә кирәкле товарлар. Проектта катнашучы товарларга кызыл “ШОК цена” билгесе куелган. Шулай ук почта элемтәсе бүлекчәләрендә аерым категория товарларга ташлама ясалуы турында плакатлар эленгән.
Берничә ел элек Русия почтасы товарлар исемлеген яңадан карап чыккан иде, нәтиҗәдә зур шәһәрләрдә классик почта һәм канцелярия товарлары, китаплар һәм сувенирлар гына калдырылды, ә бәләкәй авылларда социаль әһәмиятле товарларның төп категорияләрен сатып алырга мөмкин.
“42000 почта бүлекчәсенең 30000е авыл җирендә урнашкан. Шул исәптән 9000 бүлекчә 300ләп кеше яшәгән торак пунктта. Анда почта бүлекчәсе көндәлек кирәк-яраклар сатылган бердәнбер сәүдә ноктасы булып тора. Без Русия почтасы бүлекчәләрендә тәкъдим ителүче товарлар һәркем сатып алырлык булсын өчен продукциягә бәяләрне киметергә булдык”, — дип белдерде генеральный директорның почта бизнесы буенча урынбасары Инесса Галактионова.
Информацион белешмә
Русия почтасы – федераль почта операторы, РФнең стратегик предприятиеләр исемлегенә кертелгән. Ул тоташ илдә 42 мең бүлекчәне үз эченә ала һәм 350 меңгә якын почта хезмәткәрен зур бер коллективка берләштерә.
“Русия почтасы” ФДУПның матбугат хезмәте.
Читайте нас: