Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 апрель 2018, 11:29

Хөрмәтле благоварлылар! Сезне православие христианнарының күркәм бәйрәме — Пасха белән ихлас котлыйм!

Хөрмәтле благоварлылар!Сезне православие христианнарының күркәм бәйрәме — Пасха белән ихлас котлыйм!

Хөрмәтле благоварлылар!
Сезне православие христианнарының күркәм бәйрәме — Пасха белән ихлас котлыйм!
Бөтен дөньядагы христиан динен тотучыларны берләштерүче бу якты көн йөрәкләребезне шатлык, яхшы үзгәрешләргә һәм яңаруга өмет, һәркайсыбызның тормышында яңа этап башлануга әзерлек хисе белән тулыландыра. Пасха бәйрәме тантаналарында һәркем өчен олы мәгънә, асылы бердәмлек һәм җәмәгать килешүе, рухи-әхлакый кыйммәтләрнең өстенлеге булган бөек рухи көч чагыла.
Шунысы куанычлы, меңәр ел элек ничек булса, бүген дә бу көн бар халыкларның яз һәм өметне гәүдәләндерүче бәйрәме. Язгы Пасха көннәре гаиләләребезгә мәхәббәт һәм аңлашу алып килә, яхшы гамәлләр кылырга, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз турында хәстәрлек күрергә өнди, таныш булмаганнарга мәрхәмәтле булырга чакыра.
Пасха бәйрәме һәр йортка игелек, тынычлык, иминлек алып килсен, һәркемгә олы шатлык өләшсен һәм якыннары-туганнары белән аралашудан җылылык хисе бүләк итсен. Ихлас күңелдән барлык ниятләрегезнең гамәлгә ашуын һәм матур башлангычлар телим! Тынычлык, изгелек һәм мәхәббәт юлдаш булсын!
Благовар муниципаль район хакимияте башлыгы Ю.А.КОЗЕМАСЛОВ.
Читайте нас: