Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 апрель 2018, 11:25

Башкортстан Республикасының Благовар һәм Бүздәк районнары буенча хәрби комиссариатның хөрмәтле хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Башкортстан Республикасының Благовар һәм Бүздәк районнары буенча хәрби комиссариатның хөрмәтле хезмәткәрләре һәм ветераннары!Сезне һөнәри бәйрәмегез — Хәрби комиссариатлар хезмәткәрләре көне белән ихлас котлыйм!

Башкортстан Республикасының Благовар һәм Бүздәк районнары буенча хәрби комиссариатның хөрмәтле хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез — Хәрби комиссариатлар хезмәткәрләре көне белән ихлас котлыйм!
Хәрби комиссариатларның барлыкка килү көне — зур һәм лаеклы бәйрәм. Бер гасыр элек — 1918 елның 8 апрелендә — Халык комиссарлары Советы Декреты белән хәрби эшләр буенча губерна, округ, өяз һәм волость комиссариатлары барлыкка килә. Бу карар даими армия һәм флот төзүнең ышанычлы системасын билгеләү буенча мөһим дәүләт акты була.
Бүген Башкортстан Республикасының Благовар һәм Бүздәк районнары буенча берләштерелгән хәрби комиссариат коллективы алдында катлаулы һәм җаваплы бурычлар тора: призывка кадәрге яшьләрне армиягә, хәрби уку йортларына керүгә хәзерләү, хәрби хезмәткәрләрне, запастагыларны социаль яклау, хәрби частьләрне контракт буенча хезмәт итүчеләр белән тулыландыру.
Ышанам, сез киләчәктә дә мобилизацион әзерлек һәм гражданнарны действительный һәм контракт буенча хезмәткә чакыру буенча һөнәри бурычларыгызны намус белән башкарырсыз, яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү һәм Туган илне саклаучыларны әзерләү буенча эшне актив алып барырсыз.
Сезгә нык сәламәтлек, хезмәтегездә яңа җиңүләр һәм уңышлар, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек һәм бәхет телим!
Благовар муниципаль район хакимияте башлыгы Ю.А.КОЗЕМАСЛОВ.
Читайте нас: