Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 март 2018, 11:06

Язгы чакырылыш башлана

1 апрельдән 15 июльгә кадәр илдә РФ Кораллы Көчләре сафына язгы чакырылыш үткәрелә.

1 апрельдән 15 июльгә кадәр илдә РФ Кораллы Көчләре сафына язгы чакырылыш үткәрелә. Хәрби-исәп пункты начальнигы Ю.В.Павленко белдерүенчә, быел 1991-2000 елларда туган 157 кеше чакырыла. Чакыру комиссиясен үткәч, ул 2 апрельдә башлана һәм биш көн дәвам итәчәк, хәрби хезмәткә яраклы егетләр гаскәрләргә озатылачак. Армиягә апрельнең икенче яртысында ала башлаячаклар. Шуның белән бергә укып йөргән егетләргә укуны тәмамлау мөмкинлеге бирелә.
Юрий Васильевич әйтүенчә, хезмәт итү вакытына бәйле үзгәрешләр юк, ул элеккечә бер ел тәшкил итә. Шулай ук контракт буенча хезмәт итү популяр булып кала. Һәм урта яисә югары белем алган һәм артабангы язмышларын армия белән бәйләргә теләгән егетләр контракт буенча хезмәт итә ала. Моның өчен яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Эльвира ХӘСӘНОВА.
Читайте нас: