Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 март 2018, 11:01

Кемерово, без синең белән!

Тоташ ил буенча Кемеровода һәлак булучыларны искә алу акцияләре үтә. Сәүдә үзәгендәге коточкыч фаҗигане ил гражданнары уртак һәлакәт дип кабул итә.

Тоташ ил буенча Кемеровода һәлак булучыларны искә алу акцияләре үтә. Сәүдә үзәгендәге коточкыч фаҗигане ил гражданнары уртак һәлакәт дип кабул итә.
28 мартта кичке сәгать 6да, бөтен илгә һәм Кемерово шәһәренә теләктәшлек белдереп, Языково авылының Мәдәният сарае, Үзәк китапханә янында, Первомайский, Шарлык һәм Түбән Каргалы авылларында, башка торак пунктларда “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә һәлак булучылар истәлегенә акцияләр үтте.
Митингтан соң, җыелучылар һавага ак шарлар очырды. Йорт ихаталарында һәм башка урыннарда да шар очыручылар күп булды. Район өстендә очып йөргәннән соң, шарлар болытлар арасына кереп югалды... Аяусыз ут гомерләрен өзгән саф, эчкерсез сабыйлар җанын гәүдәләндерә иде алар.
Благоварлылар Кемерово белән бергә кайгыра. Бер гаепсез балаларның өлкәннәрнең үз вазыйфаларына намуссыз каравы аркасында һәлак булуы нинди аяныч, һәм без, өлкәннәр, әлеге хәлдән зур сабак алырга тиеш.
Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: