Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 март 2018, 01:36

Вәкилләрнең барысы да канәгать була алмый

Президентлыкка кандидат, “Русия коммунистлары” компартиясе рәисе Максим Сурайкинның ышанычлы вәкиле дә сайлау участокларындагы, имеш, закон бозуларга зарланды. Ул һәр очракка җентекле тукталды һәм тиешле чара күрәчәкләрен белдерде.

Шул ук вакытта вәкил партия эшчәнлеге хакында 2012 елдан алып бирә алмаган мәгълүматны телевидение һәм радио аша өч атнада халыкка җиткерә алулары өчен куаныч белдерде.
“Үсеш партиясе” сәяси партиясе рәисе Борис Титовның ышанычлы вәкиле Алла Кузьмина исә сайлауларның тиешле дәрәҗәдә үтүен билгеләде. Ниһаять, аннан “А что Титов?” дигән сорауга җавап алдык. Титов халык аның үзе һәм программасы турында ишетсен дип шул рәвешле тырышкан икән. Программасының төп идеясе: эшче кеше хәерче булырга тиеш түгел! Мондый тезис, әлбәттә, безнең өчен күптән яңалык түгел. Ничек кенә булмасын, бу – аның программасында төп урынны алып тора.
Читайте нас: