Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 март 2018, 01:31

Сайлауда чит ил күзәтүчеләре дә эшләде

Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Марина Долматова сүзләренә караганда, Башкортстанда Русия Президентын сайлауларында участокларда 6953 күзәтүче, шул исәптән 24 халыкара күзәтүче, катнашкан.Күзәтүчеләр Дания, АКШ, Финляндия, Италия, Төркия, Швеция, Швейцария, Польша, Казахстан һәм Белоруссиядән.

Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Марина Долматова сүзләренә караганда, Башкортстанда Русия Президентын сайлауларында участокларда 6953 күзәтүче, шул исәптән 24 халыкара күзәтүче, катнашкан.
Күзәтүчеләр Дания, АКШ, Финляндия, Италия, Төркия, Швеция, Швейцария, Польша, Казахстан һәм Белоруссиядән.
Русия Президентын сайлауларга мониторинг үткәрү өчен Европада Хәвефсезлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) ил субъектларына 480 күзәтүче юллаган.
Республика, шулай ук, БДБ илләре күзәтүчеләр миссиясе эшләгән. Аның составына Беларусь Республикасыннан – 1, Казахстаннан 12 күзәтүче кергән. Әлеге вакытта алар участок сайлау комиссияләрендә тавышларны санауны күзәтә. Арытаба алар территориаль сайлау комиссияләрендә протоколларны “Сайлау” дәүләт автоматлаштырылган системасына кертүне күзәтәчәк, аларга нәтиҗә протоколларының күчермәләре тапшырылачак.
Читайте нас: