Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы, кеше хокуклары буенча Мәскәү бюросы җитәкчесе Александр Брод фикеренчә, Башкортстанда Русия Президентын сайлау барышында җитди шикаятьләр булмаган.
– Республикада күрсәткечләр яхшы. Миндә булган мәгълүматларга караганда, көндез үк сайлаучыларның 50 проценттан артыгы тавыш бирүдә катнашты, – диде ул. – Бер үк күзәтүче төбәктә берничә кандидатның ышанычлы вәкиле булуына бәйле хәлгә килгәндә, бу сайлауга һәм аның нәтиҗәләренә зур йогынты ясамый. Гомумән алганда, Башкортстанда сайлау закон кысаларында үтте.