Ике атна элек “Белая река” дәүләт предприятиесенең Благовар авылындагы аерымланган подразделениесе цехында Русия Президентын сайлауга бюллетеньнәр баса башлаганнар иде. Дәүләт заказын нәкъ вакытына өлгерттеләр. 6 мартта шәһәр һәм районнарның сайлау комиссияләре тавыш бирү өчен бюллетеньнәр алырга килде. Бюллетеньнәрне иртәнге 8дә үк тарата башладылар.
Җәмгысы 3 млн 68 мең 66 бюллетень басылган. Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев әйтүенчә, бюллетеньнәр өч телдә: 71%ы – рус, 11%ы – башкорт, 7%ы – татар телендә. Цехта стандарт тавыш бирү тартмалары өчен дә, 181 участокта урнаштырылачак сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексларын кулланып тавыш бирү өчен дә бюллетеньнәр әзерләнгән. Территориаль сайлау комиссияләренә аларны полиция озатуында илттеләр. 16 мартка, участок комиссияләренә таратканга кадәр, алар сейфта саклана.
Гадәти тартмаларга салына торган бюллетеньнәрнең аермасы шунда, аларның алгы ягы яшел төскә буяла, марка ябыштырыла һәм комиссиянең мөһере сугыла. Шушы элементларның берсе генә булмаса да, бюллетень тиешле формада түгел дип санала.
Ә сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары өчен тәгаенләнгән бюллетеньнәр башкачарак. Аларның алгы ягы ак төстә, бланкның чикләре ачык күренә, мөһер катгый рәвештә туры сугыла, марка арткы ягына ябыштырыла.
Тавыш бирү өчен документлар 10 елдан артык инде “Белая река” нәшриятында җитештерелә. Бу — зур җаваплылык таләп итүче заказларның берсе. Аны үтәүнең бер авырлыгы да юк, әмма үзенә башка техник нечкәлекләре күп. Һәм оештыру планында күп катлаулыклар очрый – сайлау округларының һәрберсе өчен рус яисә ике телдә бюллетеньнәр комплектларга кирәк.
Цехта яраксыз дип табылган бюллетеньнәрнең ничек юк ителүен күрсәттеләр, моның да үз тәртибе бар. Ә андый тавыш бирү кәгазьләре 6232 данә булып чыкты. Тәүдә бланкларны махсус җиһаз ярдәмендә кискәләделәр, соңыннан басу пластинасын да юк иттеләр. Болар һәммәсе республика һәм район журналистлары алдында башкарылды.
Бу көнне республиканың 69 сайлау комиссиясеннән килгәннәр иде. Шуңа карамастан, тоташ процесс бернинди ыгы-зыгысыз үтте. Чират буенча килә тордылар, ала тордылар. Бланкларны санап алгач, автокар ярдәмендә автомашинага төяделәр. Ерак район һәм шәһәрләр исемлектә беренче итеп язылган иде.