Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 март 2018, 17:15

Уңай үзгәрешләргә өмет итәбез

Дәүләт Думасы депутаты Инга Юмашеваның гражданнарны күчмә кабул итү кысаларында районга эш сәфәре нәтиҗәле үтте. Ул район хакимияте башлыгы кабинетында гражданнар белән очрашты. Алар, атап әйткәндә, Техник иҗат йортының техник җиһазланышы түбән булуы, район китапханәсендә электрон уку залы ачу һәм бинаны ремонтлау, спорт туризмын үстерү һәм районның туристик имиджын күтәрү мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итте.

Дәүләт Думасы депутаты Инга Юмашеваның гражданнарны күчмә кабул итү кысаларында районга эш сәфәре нәтиҗәле үтте. Ул район хакимияте башлыгы кабинетында гражданнар белән очрашты. Алар, атап әйткәндә, Техник иҗат йортының техник җиһазланышы түбән булуы, район китапханәсендә электрон уку залы ачу һәм бинаны ремонтлау, спорт туризмын үстерү һәм районның туристик имиджын күтәрү мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итте.


Техник иҗат йорты директоры Ә.Ш.Габдрахманов депутатның картингларга запчастьләр һәм агач эшләре өчен җиһазлар сатып алуда ярдәм итүен үтенде. Әлеге спорт төренең үзенчәлеген һәм тәрбияләнүчеләрнең республика ярышларында югары уңышлар күрсәтүен исәпкә алып, Инга Альберт кызы конкрет ярдәм вәгъдә итте һәм чыгымнар сметасын әзерләргә кушты.

Район китапханәсе директоры А.Ф.Шиль электрон китапханә ачуның максат һәм бурычлары турында сөйләде. Моның өчен компьютерлар һәм күбәйткеч техника кирәклеген әйтте. Депутат әлеге мәсьәләләрне гамәлгә ашыруда, шулай ук бинаны реконструкцияләү буенча әзер проектны тиешле федераль программаларга кертүдә ярдәм итәчәген белдерде.

Туризм үзәге директоры Н.Ш.Байбурин Чишмә һәм Благовар районнарының музейларына һәм истәлекле урыннарын барып күрү буенча экскурсия программасын күздә тоткан туристик кластер проектына керү идеясен яктыртты. Маршрут пунктларының берсе Башкортстанның Русиягә кушылуында хәлиткеч роль уйнаган Канзәфәр би исеменә бәйле урыннардан торачак. Тарихи шәхес турында Сарайлы мәктәбендә бай материал тупланган. Ике район арасында яхшы юл салынган, шуңа маршрут бик уңайлы булачак. Һәм, район хакимияте башлыгы хәлгә аңлатма бирүенчә, Чишмә һәм Благовар районнары буенча туристик кластер булдыру муниципальара кооперацияне үстерүдә булышлык итәр иде. Инга Юмашева эшне башлап җибәргәнче әлеге вакыйга турында таныштыру брошюрасы чыгарырга, идея өстендә тагын бер тапкыр җентекле эшләргә тәкъдим итте. Спорт туризмын һәм актив ялны үстерү, атап әйткәндә, әлеге максатта Балкан тауларын файдалану буенча да кызыклы тәкъдимнәр әйтелде.

Район гәзите журналистының илнең югары законнар чыгару органында эшчәнлеге турында соравына җавап биреп, Инга Юмашева традицион гаилә кыйммәтләрен саклау, физик культура, спорт һәм эчке туризмны үстерү өлкәсендә законнарны камилләштерү буенча алып барган эшенә җентекле тукталды.

Артабан РФ Дәүләт Думасы депутаты Техник иҗат йортына барып, А.П.Данилов җитәкчелегендә робот техникасы белән мавыгып шөгыльләнүче балалар белән очрашты. Ә балалар-үсмерләр спорт мәктәбе территориясендә картингистлар аңа үзләренең нинди оста һәм тәҗрибәле булуларын күрсәтте. Депутатның эш сәфәре район китапханәсенә бару белән тәмамланды.

Эльвира ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: