Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 февраль 2018, 14:05

Янгын хәбәриткечләре куела

Башкортстан Хөкүмәте “Гражданнарның аерым категорияләре яшәгән урыннарны автоном янгын хәбәриткечләр белән тәэмин итү рәвешендә Социаль ярдәм күрсәтү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында” күрсәтмә кабул итте. Аңа ярашлы, 1 гыйнвардан бала тугач гаиләләрне янгын хәбәриткечләре белән тәэмин итү планлаштырыла.

Башкортстан Хөкүмәте “Гражданнарның аерым категорияләре яшәгән урыннарны автоном янгын хәбәриткечләр белән тәэмин итү рәвешендә Социаль ярдәм күрсәтү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында” күрсәтмә кабул итте. Аңа ярашлы, 1 гыйнвардан бала тугач гаиләләрне янгын хәбәриткечләре белән тәэмин итү планлаштырыла. Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов боерыгын гамәлгә ашыру максатында муниципаль район һәм шәһәр округларында автоном янгын хәбәриткечләре урнаштыру буенча эш дәвам итә. 2017 елның 7 августында Бөре районы Үгез авылындагы коточкыч вакыйгадан соң төбәк Башлыгы янгын хәбәриткечләрен социаль хәвеф хәлендәге һәм күпбалалы аз тәэмин ителгән гаиләләрдә генә түгел, ә балалары булган һәр гаиләдә урнаштыру турында әмер бирде.
Бу эшне “Балаларны янгыннан саклыйк” акциясе кысаларында Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты гамәлгә ашыра. 2016 елда 4,7 мең янгын хәбәриткече сатып алынган һәм урнаштырылган, шуның 2,7 меңе — финанслауның бюджеттан тыш чыганаклары һәм 2 меңе муниципалитетлар һәм спонсорлар исәбенә. Былтыр 38 мең янгын хәбәриткече сатып алу һәм урнаштыру өчен акча бүленгән.
Безнең районда социаль хәвеф хәлендәге һәм күпбалалы аз тәэмин ителгән гаиләләр яшәгән йортларда янгын хәбәриткечләре урнаштыру буенча чаралар 2016 елда башланган иде, ул вакытта 41 хәбәриткеч куелды. Былтыр югарыда күрсәтелгән категория гаиләләргә — 162, ә агымдагы ел башыннан янә 120 хәбәриткеч урнаштырылды. Җәмгысы быел 218 янгын хәбәриткече урнаштыру планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр район хакимиятендә.
Белгечләр билгеләвенчә, янгыннар күп очракта төнге вакытта, өлкәннәр дә, балалар да йоклаганда чыга. Ачы тәҗрибә күрсәтүенчә, сөрем исенә нәкъ йоклаган вакытта агуланалар. Янгын хәбәриткече төтен чыга башлау белән тавыш бирә. Бу сигнал тыныч кына йоклап ятучыларны уяту мөмкинлегенә ия, өлкәннәр һәм балалар аны ишетү белән янгыннан качып, гомер һәм сәламәтлекләрен саклап кала ала.
Айсылу ХӘСӘНОВА.
Читайте нас: