Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 февраль 2018, 14:22

Үсеш өчен потенциал бар

Шушы көннәрдә Башкортстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Илнур Әбсәләмов гражданнарны кабул итте. Анда җир кебек мөһим ресурсның кыйммәте турында эшлекле сөйләшү булды, җир законына, җир участокларында һәм анда урнашкан капиталь төзелеш объектларында колачлы инвентаризация үткәрү, җир пайлары алу турында мәсьәләләр каралды.

Кабул итүгә алдан язылган өч кешенең берсе генә килде. Аның педагогик хезмәт ветеранына ничек җир пае алу турында соравына тулы җавап бирелде. Беренчедән, мәгълүм мәсьәләне хәл итү өчен гариза бирергә кирәк, ә бу очракта үзвакытында гариза бирелмәгән. Икенчедән, 2012 елда ук әле, законга ярашлы, җир пае алу турында гариза бирүчеләр исемлегенә керү өчен тиешле процедура үткәрү вакыты чыгуга бәйле, ханымга судка мөрәҗәгать итәргә киңәш бирделәр. Өченчедән, шундый урынлы сорау туа. Җир пае алган хәлдә гариза бирүче аны үзаллы эшкәртә алырмы, чөнки пай җирен арендага бирү гел генә мөмкин дә түгел бит?
Башка язылучылар да җавапсыз калмаячак. Гомумән Илнур Салават улы, үсеш өчен потенциал булуын билгеләп, Җир һәм мөлкәт министрлыгының район буенча милеккә идарә итү комитетының льготалы категория гражданнарга җир участоклары бирү, аренда түләүләрен җыю буенча гамәлгә ашырылган эшенә әйбәт бәя бирде.
Шулай ук агымдагы елда районда туфракны тикшерү эшләре башкарылачагы билгеләнде. Инвентаризация ясауга килгәндә, ул, әңгәмәче белдерүенчә, гражданнар һәм юридик берәмлекләргә объектларга һәм җир участокларына хокук теркәү буенча шартлар тудыруга, берләштерелгән бюджетка салым һәм аренда түләүләре керүне арттыруга булышлык итәргә тиеш.
Район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары К.Х.Мөхәммәтҗанов урман полосалары өчен җир бүлүне чикләүләренә бәйле бәхәсле сорау бирде һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә кагылышлы көнүзәк мәсьәләләрне күтәрде.
Эльвира ХӘСӘНОВА.
С.Константинов фотосы.
Читайте нас: