Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 февраль 2018, 12:47

Юбилеегыз котлы булсын!

Таң авыл биләмәсендә быел олуг юбилейларын билгеләүчеләр күп булмакчы. Тугыз ветеранга 90 яшь тула. Былтыр алар дүртәү булган иде.

Таң авыл биләмәсендә быел олуг юбилейларын билгеләүчеләр күп булмакчы. Тугыз ветеранга 90 яшь тула. Былтыр алар дүртәү булган иде. Авылдашларыбызның шулай озын гомерле булуы күпчелек безнең табигатькә бәйледер, дип уйлыйм. “Картлык шатлык түгел” диюләре безгә һич кагылмый. Гыйнварда ике ветеран юбилейларын билгеләде дә инде. Шуларның берсе — хөрмәтле Хәлилә Мирсәет кызы Гыймалетдинова. Ул 1928 елның 19 гыйнварында туган, Күгел башлангыч мәктәбендә белем алган. Сугыш башлану сәбәпле, кызга артабан укырга насыйп булмый. Башкалар белән беррәттән колхозда эшләгән. “Правда” колхозының алдынгы механизаторы Миңнеәхмәткә кияүгә чыгып, биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген аларның һәркайсы үз гаиләсе белән яши. Ун оныгы һәм биш туруны картәниләренең көтеп алынган кунаклары. Хәлилә Мирсәет кызы 1978 елда хаклы ялга чыкты. Кызганычка каршы, Миңнеәхмәткә бу көннәрне күрергә язмады. Х.Гыймалетдинова “Ана даны” медале һәм бик күп мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Гыйнварның 10ында Таң авылыннан Тәлгать Ахунҗан улы Нигъмәтҗановка 90 яшь тулды. Ул ишле гаиләдә җиденче бала булып дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлый. Соңыннан колхозда, Благовар электр челтәрләренең Таң подстанциясендә электрик булып эшли, 1988 елда шуннан лаеклы ялга чыкты. Җәмәгате Зәүрә белән биш бала үстерделәр, аларга югары белем алуда ярдәмләштеләр. Бүген оныклары һәм туруннарының уңышларына сөенеп яшиләр.
Юбилярларны район хакимияте башлыгы урынбасары Камил Хәниф улы Мөхәммәтҗанов тәбрикләде һәм Русия Президентының котлавын тапшырды. Таң авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы М.Гыймалетдинов, эшләр белән идарә итүче С.Әсфәндияров, авыл Советының ветераннар советы рәисе Р.Мофазалов та ветераннарга ихлас теләкләрен җиткерде.
Р.Мофазалов, ветераннар советы рәисе.
Читайте нас: