Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 февраль 2018, 12:32

Ватанга хезмәт итәм!

Хөрмәтле гәзит укучылар, сезгә яраткан әтиегезне, улларыгызны, ир туганнарыгызны 23 февральдә билгеләп үтелүче чын ирләр бәйрәме — Ватанны саклаучылар көне белән үзенчәлекле итеп котларга тәкъдим итәбез.

Хөрмәтле гәзит укучылар, сезгә яраткан әтиегезне, улларыгызны, ир туганнарыгызны 23 февральдә билгеләп үтелүче чын ирләр бәйрәме — Ватанны саклаучылар көне белән үзенчәлекле итеп котларга тәкъдим итәбез. Безнең редакция “Ватанга хезмәт итәм!” дип аталган чираттагы фотоконкурс игълан итә.
Безгә хәрби киемдәге кешеләрнең фотоларын җибәрегез. Анда үзегез, якын туганыгыз яисә дустыгыз, бер сүз белән әйткәндә, теләсә нинди званиедәге, вазыйфадагы һәм гаскәрдә хезмәт иткән хәрби булырга мөмкин. Аның ил алдындагы уллык бурычын моннан берничә дистә ел элек үтәве дә, әле погон йөртүе дә мөһим түгел. Конкурс өчен сез бүгенге фоторәсемнәрне дә, гаилә альбомындагы еллар үтү белән саргая төшкәннәрен дә юллый аласыз. Иң мөһиме, аның турында кыскача гына бәян итәргә онытмагыз.
Фотоларны үзегезгә уңайлы юл аша: “Бәйләнештә” төркемендә хат итеп (https://vk.com/blagovarskievesti), редакциянең электрон почтасы аша ([email protected]), яисә 452740, Благовар районы, Языково авылы, Пушкин урамы, 22 адресы буенча гади хат итеп салырга мөмкин. Шулай ук конкурска фото һәм хатны WhatsApp кушымтасы аша 89273084471 номерына җибәрергә була. Материаллар 16 февральгә кадәр кабул ителә.
Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: