Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 февраль 2018, 12:29

Суд участогы яңа бинага күчте

Шушы көннәрдә район буенча суд участогы яңа урынга күчте, хәзер ул Чапаев урамындагы 8нче йортта урнашкан. Бинаны ачу тантанасында БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары М.Ш.Мәһәдиев, БРның Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе В.И.Спеле, район хакимияте башлыгы Ю.А.Коземаслов, хокук саклау һәм суд органнары җитәкчеләре катнашты.

Шушы көннәрдә район буенча суд участогы яңа урынга күчте, хәзер ул Чапаев урамындагы 8нче йортта урнашкан. Бинаны ачу тантанасында БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары М.Ш.Мәһәдиев, БРның Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе В.И.Спеле, район хакимияте башлыгы Ю.А.Коземаслов, хокук саклау һәм суд органнары җитәкчеләре катнашты.
Тасманы кискәннән соң, кунаклар бина белән танышып чыкты. Суд участогы чынлап та бик матур, уңайлы, якты, хезмәткәрләр өчен дә, суд процессында катнашучылар, клиентлар өчен дә яхшы шартлар тудырылган. Зур суд утырышлары залы, мировой судья, мировой судья аппараты хезмәткәрләре өчен бүлмәләр, архив һәм конвой биналары. Матди-техник яктан да ышанычлы тәэмин ителгән: видеокүзәтү системалары, сак-янгын сигнализациясе, полиция хезмәткәрләрен ашыгыч чакырту кнопкасы, металл эзләү детекторлары, хөкем ителүчеләр өчен пуля үткәрми торган кабина һ.б. җиһазлар. Гомум мәйданы 235 кв.м. тәшкил иткән суд участогы бинасын капиталь ремонтлауга 2 622 360 сум акча тотынылган.
Үзенең котлау чыгышында Марат Шәриф улы Мәһәдиев, бинаның кыска гына вакыт эчендә һәм тиешле дәрәҗәдә үзгәртеп корылуын, шуның белән бергә лаеклы хезмәт шартлары тудырылуын билгеләп, башкарылган эшкә югары бәя бирде. Урын бүлгәне, ярдәм күрсәткәне өчен район җитәкчесенә рәхмәт белдерде.
Владимир Иванович Спеле, мәгълүм суд участогын һәм планлаштырылган башкаларын ачу мировой судьялар тарафыннан суд эшчәнлегенең сыйфатлы гамәлгә ашырылуына, гражданнарның хокук һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау өчен тиешле шартлар булдырылуга булышлык итәчәк, диде.
Өй туйлаучыларга хезмәттәшләре бүләкләр алып килгән иде. Благовар районы мировой судьясы Р.Х.Гобәйдуллина, аларны кабул итеп, барысына да ихлас рәхмәтләрен әйтте.
Артабан рәсми кунаклар Топоринка авылындагы бокс секциясен барып күрде. Тренерлар һәм яшь спортчылар белән кызыклы әңгәмә кордылар. Югары осталыкка ия тренерлар булуы һәм күнегүләр өчен яхшы шартлар тудырылу аркасында гади авыл малайлары һәм кызларының төрле дәрәҗә турнирларда һәрдаим яхшы нәтиҗәләргә ирешүенә соклану белдерделәр.
Эльвира ХӘСӘНОВА.
С.Константинов фотолары.
Читайте нас: