Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 гыйнвар 2018, 19:10

Минималь хезмәт хакы күләме артты

2018 елның 1 гыйнварыннан Русия Федерациясендә минималь хезмәт хакы күләме 9489 сум күләмендә билгеләнде.

2018 елның 1 гыйнварыннан Русия Федерациясендә минималь хезмәт хакы күләме 9489 сум күләмендә билгеләнде. Хезмәт законына ярашлы аерым климат шартларында эшләгән өчен район коэффициентлары һәм процент өстәмәләре каралган. Русия Федерациясе Конституцион судының 2017 елның 7 декабрендәге 38-П санлы Карарында, эшләүченең уртача айлык хезмәт хакы район коэффициентына тапкырланган минималь хезмәт хакы күләменнән ким булырга тиеш түгел, диелә. Шулай итеп, республикада гамәлдә булган урал коэффициентын (15%) исәпкә алсак, Башкортстан Республикасында минималь хезмәт хакы 1 гыйнвардан 10913 сум булырга тиеш.
Әгәр айлык эш вакыты нормасы һәм хезмәт вазыйфалары (хезмәт нормасы) тулысынча үтәлгән булса, эшләүченең хезмәт хакы минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаска тиеш.
Әгәр 2018 елның 1 гыйнварыннан эшләүчеләрнең хезмәт хакы минималь хезмәт хакыннан ким булса, эш бирүчене штраф санкцияләре рәвешендә җаваплылыкка тарттырулары ихтимал. Оешма өчен штраф – 30000нән 50000 сумга, тагын кабатланган очракта 50000нән 70000 сумга кадәр тәшкил итәчәк. Җитәкче яисә баш бухгалтер өчен җаваплылык түбәндәгечә: беренче тапкыр закон бозганда искәртү ясала яисә 1000нән 5000 сумга кадәр штраф салына, икенче тапкыр – 10000нән 20000 сумга кадәр штраф. Аннан тыш, бер елдан өч елга кадәр квалификациядән мәхрүм итүләре мөмкин.
Д.АНДРИЯНОВА, Үзәк районара мәшгульлек үзәгенең район бүлеге.
Читайте нас: