Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 гыйнвар 2018, 19:03

Гаризалар кабул ителә

Республика халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиаллары 2018 елда туган яки уллыкка (кызлыкка) алынган беренче, шулай ук өченче һәм аннан соңгы балага айлык түләү алуга гариза кабул итә башлады.

Республика халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиаллары 2018 елда туган яки уллыкка (кызлыкка) алынган беренче, шулай ук өченче һәм аннан соңгы балага айлык түләү алуга гариза кабул итә башлады.
«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, беренче бала өчен акча федераль казнадан бүленәчәк. Башкортстан 2018 елда бу социаль ярдәм төрен гамәлгә ашырырга 533 миллион алачак.
«Балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр турында»гы федераль законга ярашлы пособие 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган (уллыкка яки кызлыкка алынган) һәм Русия Федерациясе гражданы булган балага, гаиләдәге бер кешенең кереме төбәктә пособие сорап мөрәҗәгать иткәнгә кадәр елның икенче кварталында эшкә сәләтле халыкның яшәү минимумы дәрәҗәсеннән 1,5 тапкырдан артмаган гаиләләргә түләнә.
Гаризага кушып баланың тууын раслаучы документ (бала туу турында таныклык, баланы карауга алу турында опека һәм попечительлек органы карарыннан күчермә), Русия Федерациясе гражданы булуны дәлилләгән документ, гаилә әгъзаларының кереме хакында мәгълүматлар тапшырырга кирәк.
Читайте нас: