Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 гыйнвар 2018, 19:06

Бильярдчылар көч сынашты

Мирный авыл мәдәният йортында Русиядә Ирекмәннәр елын ачуга багышланган рус бильярды буенча турнир үткәрелде. Ярышларда тугыз кеше катнашты. Чара башланыр алдыннан ук клубта спорт рухы хөкем сөрә иде.

Мирный авыл мәдәният йортында Русиядә Ирекмәннәр елын ачуга багышланган рус бильярды буенча турнир үткәрелде. Ярышларда тугыз кеше катнашты. Чара башланыр алдыннан ук клубта спорт рухы хөкем сөрә иде. Һәркем җиңү өмете белән килгән. Турнир бик мавыктыргыч килеп чыкты, катнашучыларга да, көярмәннәргә дә бихисап уңай тәэссоратлар бүләк итте. Кызу көрәш нәтиҗәсендә өченче урын өчен Арсен Оганесян белән Александр Тур көч сынашты. Алар тигез очко җыйды, өстәмә вакытта Арсен өстенлек яулады.
Төп ярышта Никита Гришин белән Вадим Феоктистов очрашты. Соңгысы, финалга чыгып, турнир ачышына әйләнде. Финалда да көрәш өченче урын өчен алышкандагы сыман булды, ахыр чиктә уңыш яшь бильярдчыга елмайды: беренчелектә Вадим җиңүче исемен алды.
Шулай итеп, киеренке көрәш йомгаклары буенча иң көчле бильярдчылар ачыкланды. Турнир лидеры – Вадим Феоктистов, икенче урында – Никита Гришин, призлы өченче урында – Арсен Оганесян. Александр Тур “Җиңүгә омтылышы өчен” призы белән бүләкләнде.
Ярышларны ябу тантанасында авыл мәдәният йорты мөдире Зоя Викторовна Новикова турнир призерларына медаль, грамота тапшырды һәм, матур уен күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдереп, бильярдчыларны февральдә үтәчәк авыл турнирына чакырды.
Җиңүчеләрне тәбрик итәбез һәм катнашканнары өчен рәхмәт әйтәбез.
Денис ДӘҮЛӘТҖАНОВ, турнирны оештыручы.
Читайте нас: