Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 декабрь 2017, 12:01

Яңа ел котлавы - вакытында

“Ведомости” хәбәр итүенчә, 31 декабрьдә Русия Президенты Владимир Путинның Беренче каналдан 23 сәгать 55 минутта Яңа ел котлавын урындагы вакыт белән илнең барлык кешесе карый алачак.

“Ведомости” хәбәр итүенчә, 31 декабрьдә Русия Президенты Владимир Путинның Беренче каналдан 23 сәгать 55 минутта Яңа ел котлавын урындагы вакыт белән илнең барлык кешесе карый алачак.
Моңа кадәр Русиянең кайбер субъектларында вакыт аермасы аркасында Президентның Яңа ел мөрәҗәгате бер сәгать иртәрәк, я соңрак трансляцияләнә иде.
Программаларны трансляцияләү биш зонада бара. Телеканалның матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, эфир ике, дүрт, алты, сигез сәгатькә үзгәртелә. Нәтиҗәдә, так булган сәгать поясларында Беренче канал программалары иртәрәк, я соңрак чыга.
Быел исә телеканал хезмәткәрләре тапшырулар челтәрен үзгәрткән. Аның өчен космик элемтә төркеме, спутниклар һәм кабель челтәре җәлеп ителгән.
Читайте нас: