Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов киңкүләм мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре белән очрашты.
Хәбәр ителүенчә, 21 декабрьдә Дәүләт җыелышы-Корылтайның көзге сессиядә соңгы пленар утырышы үтте. Аның эшендә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты һәм республиканың агымдагы елдагы эшчәнлек йомгакларын җиткерде, алдагы чорга анык бурыч-максатлар билгеләде. Шул ук көнне әлеге темага сөйләшү Башкортстан Башлыгының республика һәм муниципаль киңкүләм мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре белән очрашуында дәвам итте. Түбәндә Рөстәм Хәмитов журналистлар сорауларына җавап итеп җиткергән, безнең карашка, аеруча мөһим әһәмияткә ия урыннардан өзекләр китерәбез.
Башкортстан тотрыклы үсештә
— Тупланган бюджет керемнәре күләме буенча без Русиянең әйдәп баручы тәүге 15 төбәге исәбенә керәбез. Түләүле хезмәтләр күрсәтү, ваклап сату әйләнеше күләме арту халыкта акчалата керемнәр арту турында сөйли. Бер генә мисал: җиңел автомобильләр саны буенча Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Татарстаннан кала, Башкортстан бишенче урында килә. Тәү тапкыр республикада уртача хезмәт хакы күләме 30 мең сумнан артты. Халыкның тормыш сыйфаты яхшыруын сораштыру нәтиҗәләре дә раслый. Респондентларның 66 проценты, ягъни өчтән икесе, соңгы ярты елда матди хәлебез яхшырды яисә үзгәрешсез калды, дип җавап биргән. Әлеге күрсәткеч буенча без илдә 12нче урынны билибез. Республика бюджетының зур өлеше социаль өлкәгә юнәлтелә. Аерым алганда, мәгарифкә казнаның — 35,5, сәламәтлек саклауга 8,2 проценты туры килә. Бу күрсәткеч буенча без илдә 13нче урында. Бер сүз белән, республикада тормыш сыйфаты яхшыра. Икътисадның нәтиҗәле үсешүе безгә шушы рәвешле колачлы социаль сәясәт алып бару мөмкинлеге бирә. Бу җәһәттән алдагы чорда да республикада төп игътибар үзәгендә кеше, Башкортстан халкы булачак!
Хөкүмәткә — ныклы “дүртле”
— Республика Хөкүмәтенең агымдагы елдагы эшчәнлеген ныклы “дүртле”гә бәялим. Ел дәвамында бик күп эш башкарылды, мәртәбәле уңышларга ирешелде, шул ук вакытта аерым җитешсезлекләр дә юк түгел. Беренчедән, республика икътисадына инвестицияләр агымы берникадәр төште. Дөрес, без 300 миллиард сум үрен уздык һәм инвестицион эшчәнлек нәтиҗәләре буенча илнең әйдәп баручы ун төбәге исәбендә калабыз. Әмма саннар көтелгәннән азрак булды.
Икенчедән, республика елны 5-7 миллиард сумлык профицит белән тәмамлый. Банкирлар күзлегеннән караганда бу яхшы кебек, ә икътисад өчен алай ук түгел. Димәк, ниндидер юнәлешләрдә акча тиешле күләмдә үзләштерелмәгән, кемнәрдер тиешенчә эшләп җиткермәгән.
Өченчедән, республикада бер яшькә кадәр балалар арасында үлем очраклары һаман да күп булып кала. Әлеге күрсәткеч буенча без илдә алтмышынчы урыннардабыз. Мәсьәләне хәл итү максатында яңа перинаталь үзәк төзелде. 2018 елның 1 гыйнварыннан ул Уфа шәһәренең 4нче балалар тудыру йорты белән берләштереләчәк. Бу җәһәттән яңа перинаталь үзәк һәм аның яңа җитәкчелеге сабыйлар үлеменә бәйле хәлне тамырдан уңай якка үзгәртә алыр дип ышанам.
Дүртенчедән, алданган дольщиклар мәсьәләсе дә әлегә ахырына кадәр хәл ителмәде. Бүген 3 меңнән артык кеше намуссыз төзүче фирмалар кармагына эләккән. Һәр очрак буенча аерым шөгыльләнәбез һәм 2018 елда ук булмаса да, 2019, 2020 елларга бу мәсьәләне тулысынча хәл итәрбез дип уйлыйм. Кешеләр үзләренә тиешле торакны мотлак алырга тиеш.
Президентның “май” указлары ничек үтәлә?
— Русия Президентының “май” указларын үтәү өчен алдагы елда тагы да зуррак күләмдә акча кирәк булачак. Әлеге максатта без 7,5 миллиард сум юнәлтәчәкбез. Сәламәтлек саклау, мәгариф. мәдәният, фән, кыскасы, бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә вакытында һәм тиешле күләмдә хезмәт хакы түләү җәһәтеннән бернинди дә тоткарлык булырга тиеш түгел. Янә дә шул: 2017 елда казна керемнәре 2016 ел белән чагыштырганда 10-12 процентка күбрәк булачак. Якын көннәрдә “Башнефть”тән 6 миллиард сум дивидент алачакбыз. Бу — республика икътисады өчен яхшы керем өлеше.
Алдагы елда безгә хезмәт хакы түләү өчен генә түгел, эре инфраструктура проектлары өчен дә акча кирәк булачак. Аерым алганда, башкаладан көнчыгыштан чыгу юлы проекты өстендә эш тәмамланып килә. Сүз төзелеш күперенә, эстакадага кадәр тоннельне төзеп бетерү турында бара. Ул 34 миллиард сумга төшәчәк. Республика өлеше анда 10 миллиард сум булачак.
Торатау да, филиал да булачак, полигон — юк
— Черкассы авылы янындагы каты калдыклар полигоны тулырга якынлашу сәбәпле, Иглин яки Благовещен районнарында яңа полигон булдыру вариантлары каралды. Иглинлеләр моңа тамырдан каршы чыкты, хәзер Благовещенда каршылык хәрәкәте көчәйде. Шуны ышандырып әйтәм, халыкның ихтыярына каршы бер җирдә дә бернинди төзелеш тә җәелдерелмәячәк. Черкассы полигонының мөмкинлекләренә килгәндә, ул әле янә 15-20 ел дәвамында эшләү куәтенә ия.
Гомумән, безгә бүген каты көнкүреш калдыклары белән эшләү мәсьәләсендә башка паллиатив вариантларны карарга кирәк. Чүп һәр шәһәрнең үзендә үк сортларга аерылырга, бүленергә, эшкәртелергә тиеш. Җыелган чүп белән цивилизацияле эш итү алымнарына күчәргә вакыт.
Торатауга килгәндә — ул табигать һәйкәле булып тора һәм бу статусны аңардан беркем дә алырга җыенмый. Шулай булгач, гамәлдәге законнарга ярашлы, Торатау кагылгысыз. “Башкортстан сода компаниясе”нә исә башка чимал чыганакларын эзләргә, әгәр дә без тәкъдим иткән Гомәр яткылыгы ярамый икән, димәк, үзләрендәге производство технологияләрен үзгәртергә, камилләштерергә кирәк. Нефть компанияләре төрле сыйфаттагы чималны эшкәртеп, иң югары сыйфатлы ягулык җитештерә бит.
Ишембайлыларга УДАТУның урындагы филиалы ябыла дип тә әлегә борчылырга урын юк. Ишембай, Стәрлетамак һәм Салават халкы өчен аның мөһим әһәмиятен исәпкә алып, бүген вуз җитәкчелеге белән уку йортын саклап калу турында сүз алып барабыз. Шуңа да бу мәсьәләдә уртак фикергә киленер, дип ышанам.
— 4-5 ел элек кенә юл төзелешенә 5-6 миллиард сум салынса, бүген бу сан 17 миллиард сумга җитте. Һәрхәлдә юл төзелешенә чыгымнар күләме инфляция күрсәткечен күпкә узып китте. Янә килеп, илдә “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” программасы кабул ителде. Без аны Русия Хөкүмәте белән берлектә тормышка ашырабыз. Аның кысаларында агымдагы елда Уфа һәм башкалага якын районнар юлларында гына да 2 миллиард сумлык эш башкарылды.
Учалы-Миәс юлындагы участокка килгәндә якын бер-ике елда өлгермәгән хәлдә дә, бу юлны мотлак төзекләндерәчәкбез. Гомумән, алдагы чорда да республикада юл төзелеше һәм төзекләндерү эше киң колач белән алып барылачак.
— Башкаланы кардан тазарту мәсьәләсе иң җитди игътибар үзәгендә. Без элек тә кар чистарту машиналарын байтак алдык, бу эш бүген дә шул югарылыкта дәвам итә. Белүемчә, әлеге вакытта 30 берәмлек кар чистарту машинасы сатып алу турында контракт кул кую өчен әзерләнә. Алдагы елда янә 20 автомобиль алу күздә тотыла. Шулай ук тротуарда да җиңел генә эш итәргә сәләтле бәләкәй кар чистару техникасы алырга кирәк. Бу мәсьәләдә Канада, Финляндия, Швеция, Норвегия, башка илләрдәге алдынгы эш тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итү дә зыян итмәс иде. Шулай ук башкалада җиңел машиналар санын киметү максатында, җәмәгать транспорты эшчәнлеген камилләштерү, аларны халык өчен уңайлырак итү турында да уйларга кирәк. Ничек кенә булмасын, кар астында калмаячакбыз.
Авылга – яңа производстволар!
— Авылны үстерүгә байтак акчалар салына. Соңгы биш елда гына 25 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынды. Шуның 5 миллиард сумын республика субсидияләде. Мондый ярдәм алга таба да дәвам итәчәк, чөнки авыл хуҗалыгы дотацияләрдән башка яши һәм үсешә алмый.
Бүген шулай ук авыл җирендә керем китерүче предприятиеләр төзү буенча программа эшләнде. Биредә сүз авыл җирендә сөт, ит, тире, йон, мамык эшкәртү буенча хакы 1 миллион сумга кадәр булган производстволар булдыру турында бара. 2018 ел ахырына кадәр һәр муниципаль районда шундый предприятие оештырылырга тиеш. Гомумән, мин авылда кафе, ресторан, төрле комплекслар, кыскасы тулы канлы тормыш өчен бөтен уңайлыклар да булырга тиеш, дигән фикердәмен.
Программалар дәвам итәчәк
— Урындагы башлангычларга ярдәм программасын тормышка ашыру өчен генә дә быел 1 миллиард сумлап акча юнәлтелде. Шуның 200-250 миллион сумы — республика, 800-850 миллион сумы федераль казнадан. Муниципалитетлар да иганә кертте. Болар — бик кирәкле һәм әһәмиятле программалар һәм алар, һичшиксез, алга таба да дәвам иттереләчәк.
— Акча бар дип, аны уңга-сулга тарату булмаячак. Ул документлар эзлекле тикшерү үткәннән соң, гомум республика халкы өчен кирәкле булган иң мөһим проектларга гына юнәлтеләчәк. Әйтик, өч-дүрт елдан бездә заманча яңа кардиология үзәге файдалануга тапшырылачак. Андагы корылмалар һәм шартлар иң катлаулы операцияләрне дә ясау мөмкинлеге бирәчәк. Бу эш республика казнасы исәбенә башкарылачак. Без моңа барачакбыз.
Иң югары кыйммәт — гаилә!
— 2018 ел Башкортстанда Гаилә елы дип очраклы гына игълан ителмәде. Гаилә — иң югары кыйммәт һәм дәүләт идеологиясендә ул үзәк урынны алырга тиеш, дип уйлыйм. Бу җәһәттән, алдагы елда республикада гаилә мәсьәләләренә иң җитди игътибар юнәлтеләчәк. Гаиләгә күләмле ярдәм чаралары аша исә без ахыр чиктә демографик сикерешкә чыгу максаты куябыз.