Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 декабрь 2017, 11:20

Дүрт гариза канәгатьләндерелде

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев республика Башлыгы каршындагы Ярлыкау мәсьәләләре буенча комиссия утырышын үткәрде. Анда ярлыкау турында 12 гариза каралды, шуның дүртесе канәгатьләндерелде.

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев республика Башлыгы каршындагы Ярлыкау мәсьәләләре буенча комиссия утырышын үткәрде. Анда ярлыкау турында 12 гариза каралды, шуның дүртесе канәгатьләндерелде.
– Гариза язганнарның берсе Интернеттан программа алган һәм арытаба аны 600 сумга саткан, – диде ул. – Икенче очракта хатын-кыз бер ир фатирыннан ноутбук урлаган. Нәтиҗәдә, 4910 сумлык зыян салган. Өченче очракта алтын беләзек урланган. Әлеге гаризаларны тикшергәннән соң, комиссия әгъзалары, җинаятьчеләрнең уңай характеристикасын, тәүбәгә килүен, балигъ булмаган балалары барлыгын, моңа кадәр җәзага тарттырылмауларын исәпкә алып, аларны ярлыкау турында карар кабул итте.
Дүртенче очрак турында үз фикерен белдереп, парламент Рәисе аның җентекле тикшерелүен билгеләде. Ул аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә зыян салынуга һәм үлемгә китерүгә бәйле.
– Алкогольле эчемлек куллану нәтиҗәсендә бәхәс чыга. Арытаба ул кыза, нәтиҗәдә, бер кеше гомере өзелә, – диде Константин Толкачев. – Кеше үлеменә китергән җинаять буенча гаризаларны без, гадәттә, кире кагабыз. Әмма бу юлы комиссия әгъзалары гаепленең хәрби хәрәкәтләрдә катнашуын, хезмәт ветераны, моңа кадәр табиб булып эшләвен исәпкә алды. Ул гаебен тулысынча таный.
Билгеләнгән процедурага ярашлы, комиссия гаеплегә карата ярлыкау актын куллану турында карарны Башкортстан Башлыгына тапшыра, ул, үз чиратында, Русия Президенты исеменә тәкъдим кертә.
Читайте нас: