Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 ноябрь 2017, 18:35

Фикерләребез уртак булсын

Конгресс-холлда Башкортстан Башлыгы каршындагы милләтара татулыкны һәм тынычлыкны ныгытуга булышлык итү мәсьәләләре буенча Советның һәм Башкортстан Халыклары ассамблеясе советының берлектәге киңәйтелгән утырышы үтте.

Конгресс-холлда Башкортстан Башлыгы каршындагы милләтара татулыкны һәм тынычлыкны ныгытуга булышлык итү мәсьәләләре буенча Советның һәм Башкортстан Халыклары ассамблеясе советының берлектәге киңәйтелгән утырышы үтте.
— Бүгенге җыелышта фикерләребез уртак булсын. Башкортстан халыклары ассоциациясе советы белән берлектә мондый утырышны беренче тапкыр үткәрәбез. Мондый очрашулар бик кирәк, — диде республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов. – 2025 елга кадәр исәпләнгән федераль дәүләт милли сәясәте стратегиясендә аның төп өстенлекле юнәлешләре: гомумрусия милләтенең бердәмлеген ныгыту, ил халыкларының этномәдәниятен үстерү билгеләнгән. Республикада тиешле программа кабул ителде һәм гамәлгә ашырыла. Ел саен без федераль конкурсларда катнашабыз, соңгы елларда чаралар үткәрү өчен финанс ярдәме алабыз. Бер үк вакытта бу юнәлештә эшне яхшырту өчен республика бюджетыннан да акча бүләбез.Тынычлык һәм милләтара бердәмлек – иң кыйммәтле байлык. Аны саклап калу өчен барысын да эшләргә тиешбез.
Республика Башлыгы сүзләренә караганда, Башкортстанда дәүләт һәм туган телләрне үстерү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Башкортстанда дәүләт телләрен ирекле өйрәнү өчен тиешле шартлар булдыру, башкорт телен һәм республика халыклары телләрен өйрәнү системасының нәтиҗә-лелеген һәм мөмкинлекләрен тәэмин итү максатында указга кул куелды. Грантлар бирү системасын кертү Башкортстанда яшәүчеләргә туган телләрен өйрәнүгә яңа мөмкинлекләр ачачак. Республика Башлыгы грантлары һәм башкорт телен саклау, үстерү фонды 50шәр миллион сум тәшкил итәчәк. Дәүләт һәм республика халыклары телләрен саклау һәм үстерү программасына 100 миллион сум бүле¬нәчәк. Бу юнәлешне финанслау, соңгы еллар белән чагыштырганда, дистәләрчә тапкыр артачак.
Читайте нас: