Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 ноябрь 2017, 12:18

Өстенлекле инвестиция проектлары

Башкортстанның өстенлекле инвестиция проектлары исемлеге гомум инвестиция күләме 3,4 млрд. сум булган һәм 286 эш урынына исәпләнгән ике яңа объект белән тулыланды.

Төбәкнең Икътисади үсеш министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Дәүләкән районында катнашазык заводы төзү планлаштырыла. Инвестицияләрнең гомум күләме — 980,8 млн. сум. Предприятиедә 96 эш урыны булдырылачак.
Сафка кертү 2019 елга планлаштырылган проектның инициаторы — “1 санлы Дәүләкән КХП” ҖЧҖ.
Икенче проект безнең районда селекция-генетика үзәге төзүгә кагыла. Инвесторы — “Башкортстан ит компаниясе” ҖЧҖ. Яңа заманча дуңгызчылык селекция-генетика үзәге төзү планлаштырыла. Өч токым — “Йоркшир”, “Ландрас” һәм “Дюрок” — кулланып, Дания генетикалы DanAvl югары продуктлы терлекләр, шулай ук F1 гибрид дуңгызлары алу төп эшчәнлек булачак.
Проектны гамәлгә ашыру вакыты — 2017-2019 еллар. Салынган капиталның гомум суммасы 2,4 млрд. сум тәшкил итәчәк. Социаль нәтиҗәлелеге — 190 эш урыны булдыру.
Читайте нас: