Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 ноябрь 2017, 12:35

Проекттан бүләккә – уен мәйданчыгы

Яңа уку елы башланыр алдыннан Өйдрәкбаш авыл мәдәният йорты ихатасында балалар мәйданчыгы урнаштырдылар. Моңа өлкәннәр дә балалардан ким шатланмады. — Уен мәйданчыгы күптән кирәк иде инде. Балалар бакчасы юк, шулай булгач, бу мәктәпкәчә балалар өчен бердәнбер уйнау, дуслар табу урыны, — ди авыл биләмәсе башлыгы Рәмил Ишбулатов. — Көнозыны балаларның шат тавышларын ишетеп, шау-гөр килеп уйнауларын күреп күңел шатлана. Бәләкәчләрдән тыш, башлангыч класс укучылары да мәктәптән соң монда ашыга. Балаларның кайберләрен әти-әниләре алып килә. Алар өчен уңайлы эскәмияләр куелган. Бу мәсьәләне хәл итеп, дөрес эшләдек, дип уйлыйм. Ә мәйданчыкны урнаштыруда “Эшлекле гамәлләр” программасы нык ярдәм итте.

Авыл Советы биләмәсендә бу тәүге уен мәйданчыгы. Әмма киләчәктә башка авылларда яшәүче балаларны да сөендермәкчеләр.
Авыл биләмәләрендә территорияләрне җыештыру һәм төзекләндерү буенча өмәләр көзен дә тукталмый. Күптән түгел, мәсәлән, бер төркем активистлар тарафыннан балалар уен мәйданчыгы территориясен яшелләндерү эшләре оештырылган. Күп тә үтмәс, алар утырткан чыршылар матур итеп үсеп җитәр һәм биредә ял итүчеләрне эссе кояш нурларыннан саклар, җил-яңгырдан ышыклар дип ышанасы килә.
Айсылу ХӘСӘНОВА.
С.Константинов фотосы.
Читайте нас: